ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Бу елдан башлап иминият комапанияләре “бонус-малус” коэффициентларын активрак исәпли башлаячакла.Әгәр машина иясе елга бер генә авария ясый икән, аның “бонус-малус” коэффициенты инде 1,55кә тигез була. Коэффициентны кире 1гә кайтару өчен 3 ел авариясез йөрергә кирәк. Ә инде ел дәвамында 2 яки тагын да күбрәк авария булса, коэффициент 2,45 кә җитә, анысын 1гә калдыру өчен 5 ел авариясез йөрергә кирәк.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән һава температурасы булганда мәктәпләрдә дәресләр үткәрелмәвен искәртә:  Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы -25C һәм аннан да түбән булганда балаларны мәктәп автобусларында йөртүне һәм муниципаль берәмлекләрдән читкә алып чыгуны туктатып тору кирәк, дип саный.

Чираттагы киңәшмә үтте,аны район  башлыгы Хаҗиев Васил Гариф улы алып барды.Традицион дүшәмбе  киңәшмәсенда  авыл хуҗалыгы,муниципаль заказларны төркәү,торак-комуналь мәсьәләре каралды. 

“Татарстан коммуналь челтәрләре” ҖЧҖенең адресы үзгәрде  : Татарстан совхозы поселогы, Сергей Попов урамы, 3 йорт (элеккеге участок амбулаториясе).  
 

 Теләнче Тамак терләкләндерү мәктәбендә балаларга  музыка сөрләрен  өйрәтүче  -хөрмәле Сәетнур Нури улының  60яшьлек  юбилее!! Шушындый зур һәм якты бәйрәмегез  көнендә без Сезгә  ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Иң  мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! 60 яшь ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына-ул Сәетнур Нури улы!
 Мәләкәс мәктәбендә  9 сыйныф укучыларының Ата-аналар җыелышы узды.
Калмия мәктәбенең 3-4 класс укучылары авылыбызның мәчетенә экскурсияга бардылар. Экскурсияны Ахмедгалиева Альфира Ринатовна оештырды. Авылның мулласы Рәшит абый балаларга бик эчтәлекле әңгәмә уздырды. Укучылар игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Алда да мәчет белән элемтәне өзмәскә дип өмет белән калабыз
 География фәне буенча   Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында   Нурми Шәрипов имемендәге Тләнче Тамак мәктәбе укучысы Ямалиев Ильназ призер булды.Җитәкчесе югары категрияле укытучы  - Муллина Ф.А
17 январь көнне мәктәбебездә  Мусабай-Завод, Борды, Дөреш, Яңа Бүләк, Теләнче-Тамак коррекцион мәктәбе укытучылары командалары волейбол буенча көч сынаштылар. 
Комсомол мәктәбе укучысы Ахметсафина Лейла Бөтенроссия ”Страна БезОпасности”бәйгесендә   диплом белән бүләкләнде , калган укучылар сертификатка ия булдылар- дип яза ,аларның җитәкчеләре Сыйразова Х.Г

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International