Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә 6-10 яшьлекләр арасында "Сәламәт яшибез" дигән сәламәтлек дәресе үткәрде.
Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге белгечләре - авыр гаиләдән,тәрбиягә авыр бирелүче балалар ,ятимнәр һәм күп балалалы гаиләдән булган балалар белән берлектә район сәнгать мәктәбе укучылары хәзерләгән концетка бардылар .
Тукай районы Түбән Суык-Су авылында яшәүче тыл ветераны Арсланова Зәкия Әхмәтгәрәй кызының шушы көннәрдә 90 яшлек юбилее булып үтте.Бер гасырга якын гомер кичергән Зәкия Әхмәтгәрәй кызы бүгенге көндә дә шат күңелле, сәламәт рухлы, һәр нәрсәдән хәбәрдар. Туган авылында кече улы тәрбиясендә ,балалар, оныклар шатлыгына сөенеп, ил-көннәрнең тынычлыгын теләп гомер кичерә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ТР Аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә АПК яшь белгечләрен халыкара алмашуда катнашу өчен гаризалар кабул итүне игълан итте.Бу чарада үзләренең һөнәри осталыкларын яхшырту, чит илдә уку һәм аралашу теләге булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре катнаша ала.