Тукай районы Түбән Суык-Су авылында яшәүче тыл ветераны Арсланова Зәкия Әхмәтгәрәй кызының шушы көннәрдә 90 яшлек юбилее булып үтте. Юбилярны Тукай районы башлыгы ярдәмчесе Наврозова Ә.З., Түбән Суык-Су авылы җирлеге вазифаларын башкаручы Сайфетдинов Наис Миргасимович , авыл җирлеге башлыгы ярдәмчесе Вазиева Фәния Әнәсовналар туган көне белән котлап , бүләкләр тапшырып киттеләр. Бер гасырга якын гомер кичергән Зәкия Әхмәтгәрәй кызы бүгенге көндә дә шат күңелле, сәламәт рухлы, һәр нәрсәдән хәбәрдар. Туган авылында кече улы тәрбиясендә ,балалар, оныклар шатлыгына сөенеп, ил-көннәрнең тынычлыгын теләп гомер кичерә.