ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Комсомолец поселогында Яңа ел бәйрәме һәм  аннан соңгы көннәрдә дә бик күп төрле чаралар узды.
Комсомолеө поселогында Яңа ел бәйрәме   Балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе Сәнгать мәктәбендә шөгелләнүчеләр  ярдәмендә   узды.
Бәйрәм  " Новогодние чудеса"дигән  музыкаль  бизәлеш белән барды.
Комсомолец поселогында тантаналы төстә Яңа ел чыршысы  утлары кабынды. Спонсор ООО "Феникс" оешмасына  авыл халкының рәхмәте зур. Җитәкче Авзалов Азат Рәфхат улы бу чарада үзе дә катнашты.
Мәгариф бүлеге башлыгы Р.Р. Исаев  җитәкчелегендә укытучылар һәм пенсия яшендә булган хезмәткәрләр Т.Г. Бахтигареев үткәргән шашка һәм шахмат ярышларында катнаштылар.

9
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
13 гыйнвардан районда һәр елдагыча авыл җыеннары башланып китәчәк. Ел эшләренә нәтиҗәләр ясау, халык фикерен, аларны борчыган проблемалар хакында сөйләшүне үз эченә алган очрашуларның иң беренчесе Борды һәм Мусабай Завод авылы җирлекләрендә 14:00-16:00 сәгатьтә узачак. Быелгы җыеннарның яңалыгы исә - ул яңа форматта үтәр дип көтелә.

Республикада һәр елны үткәрелә торган «Туым Җондозы» раштуа фестиваленең сайлап алу турлары иртөгә безнең районда башлана. Круглое Поле мәдәният йортында үтәчәк әлеге чарада Зәй, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Мөслим, Лениногорск, Сарман, Әлмәт һәм безнең район үзешчәннәре көч сынашачак.
Княз авыл мәдәният йортында Тамара Тузеева җитәкчелегендә күп төрле  чара уза,әле Яңа ел  ел алдыннан гына  алар Останково авылына«В  гостях  у  Бабы  Яги»дигән  тамаша беләп бардылар. Бэйрәмгә авылның  олы,кечесе җыелды.Уен көлке ,җыр бию,конкурслар тынып тормады.Бәйрәмне  халыкка бик яратты.
2014 елның 8 гыйнварында Т.Г. Бәхтигәреев призына шахмат һәм шашка ярышлары үтте. Авыл җирлекләре арасында  да бу турнирда катнашучылар күп иде..
Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Ә миңа ак тунлы кыш ошый. Бу чор балалар өчен  Чана-чаңгыда шуарга, кар атышып уйнарга, тәгәрәтеп, Кар бабай ясарга була, күмәкләшеп, карда аунап аласың да, тирләп-пешеп өскә үрмәлисең, аннан тагын, тагын. Бер дә туйдырмый андый уеннар. Бияләйләр боз булып ката, битләр уттай яна, үзе шундый рәхәт! Чанада да, чаңгыда да, тимераякта да шуу да-Кышкы каникулларга матурлык бирә.
Княз мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Русский звон"  фольклор  коллективы Раштуа бәйрәмен бик күңелле итеп үткәрде,ул "К  нам  пришла  коляда   накануне  Рождества" дигән  тема астында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International