Тләнче Тамак авылы «Ак чәчәк» балалар бакчасы тәрбиячеләре Бөтенроссия «Гербарий» бәйгесендә катнаштылар һәм сертификатларга ия булдылар.
2 нче январь көнне спорт һәм сәламәтлек декадасы уңаеннан Мусабай-Завод урта мәктәбендә укучылар белән хоккей мәйданчыгында фигуралы шуу элементлары өйрәтелде. Шулай ук спортзалда батминтон буенча укучылар, студентлар арасында ярыш үткәрелде.Батминтон ярышында 1 урынны -Фарухшин Дамир (студент),2 урынны -Саетгараев Алмаз-10 класс укучысы,3 урынны- Хузин Илназ (студент) алды.