"Туым Җондозы» республика фестивале безнең районда старт ала

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Республикада һәр елны үткәрелә торган «Туым Җондозы» раштуа фестиваленең сайлап алу турлары иртөгә безнең районда башлана. Круглое Поле мәдәният йортында үтәчәк әлеге чарада Зәй, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Мөслим, Лениногорск, Сарман, Әлмәт һәм безнең район үзешчәннәре көч сынашачак. Фестивальдә бездән Мәләкәснең «Питрау» ансамбленә йөрүче балалар һәм Бордының «Тәңкәләр» коллективлары чыгыш ясаячак. Сәгать 11.00дә конкурсның сайлап алу туры уза, 14.00дә гала-концерт көтелә.
Республика буенча сайлап алу турлары тагын Питрәчтә, Алабугада һәм Кайбыч районында үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International