ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Муниципалитлар арасында иң яхшы  чыршы бизәлешенә бәйге
  Мусабай Завод мәктәбенең сыйныф җитәкчеләре «Чисталык дәресләре» акциясе кысаларында әңгәмәләр уздырдылар. Башлангыч сыйныф укучылары кошлар өчен җимлекләр ясап килделәр.  Җимлекләрен  элеп, кошларга җимнәр сиптеләр. Биология укытучысы Абдуллина Ф.М. 6 сыйныф укучылары белән «Тамчы-шоу» уенын «Табигать һәм без» темасына багышлап уздырды.

 Каникул  көнендә укучыларның дөрес һөнәр сайлауларына юнәлеш бирү  максатыннан Мусабай Завод мәктәбендә  очрашу булды. Казан дәүләт ветеринария академиясе укытучылары белән 8-11 нче сыйныф укучылары очрашып, уку йорты әзерләп чыгарган белгечләр белән таныштылар.

"Айти Чемпион"  конкурсында Круглое Поле мәктәбеннән  2 класс укучысы Перевозчиков Роберт "Иң актив" укучы" бәйгесендә җиңеп чыкты ,ул 3000 балл  туплаган  ,аңа  планшет  iPad  бүләк иттеләр.
КФК  җитәкчесе Касакин Анатолий Александрович 8 класс укучысы Артемьев Руслан, 6 класс укучысы Артемьев Валентин, 7 класс укучысы Иванова Ольгага  урып -җыю вакытында хуҗалыкта яхшы эшләгәннәре өчен  сәламәтләндерү  лагерына юллама тапшырды.
25 декабрь көнне  Бәтке мәктәбе инглиз теле укытучысы  , «Наш новый учитель»  грантын отучы Лутфуллина Г.М. 3 класса. укучылары өчен  «English Christmas and New Year» дигән чара уздырды.
 Бәтке мәктәбендә гомумимәктәп күләм  линейкада Яңа ел чыршы бәйрәме үткәрелде. Укытучылар һәм укучылар кыш бабай кулыннан  игәнәчеләр ИП Миннехузин Р.Л.  һәм  ИП «Полярис» директоры Логинов А.В.хәзерләгән бүләк  кабул иттеләр.
Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр Яңа елны зур түземсезлек белән көтеп алалар. 
Быел да шулай бергәләшеп Яңа ел чыршысын бизәделәр. Бәйрәм кунаклары – Кыш бабай белән Кар кызы да үзләрен озак көттерми килеп җиттеләр. Картлар биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кыш бабай күп итеп күчтәнәчләр алып килергә дә онытмаган. Гомумән, бәйрәм картларга бик ошады, дип хәбәр итте картлар һәм инвалидлар йорты белгече А. Акмалова.
 
Иректаң авылында зурлап чыршы бәйрәме үткәрделәр.  . Уйнатыла торган бүләкләр арасында ЖК-телевизор, кәрәзле телефон, фотоаппарат, магнитофон кебек саллы бүләкләр дә бар иде. Иң зур бүләкне - ЖК-телевизорны Фәнил Харисов отты. 

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге Княз мәктәбендә  тәрбиягә авыр бирелүче, исәнлекләре чикләнгән, күп балалы гаилә, матди яктан аз керемле гаиләләрдән булган  балалалар белән яна ел әкиятләре илендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International