ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
4 нче январь көнне   спорт һәм сәламәтлек  декадасы уңаеннан Боерган    мәктәбендә  укучылар белән   шахмат -шашка ярышлары үткәрелде.
Кнәз мәдәният йортында  "Яңа ел могҗыйзалары" дигән бал-маскарад үтт.Кнәз авыл җирлеге депутаты Тамара Тузеева  бәйрәмдә катнашучыларны изге теләкләр теләп котлады һәм  бүйрәм чарасын башлап җибәрде.

Тренер-укытучы Р. Исмәгыйлев җитәкчелегендә шөгыльләнүче спортчылар хоккей буенча Яңа ел турнирына әзерләнә. Ул 5-10 гыйнвар көннәрендә үткәреләчәк. Ярышлар 2 этапта уза. Беренчесе – зона туры, икенчесе – финал өлеше. Зона туры авылларда үткәреләчәк, финал өлеше исә Круглое Поле поселогында узачак.
 

  Ял көннәренә өчен аерым эш планы төзелде. Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып тәрбия эше  төрле кызыклы мероприятиеләр аша алып барылды, балаларның сәламәтлекләрен ныгытуга зур игътибар бирелде. Балалар белән төрле тәрбия чаралары оештырылды.  

2 нче январь көнне   спорт һәм сәламәтлек  декадасы уңаеннан Боерган  мәктәбендә  укучылар белән "Күңелле стартлар" ярышы үтте.
2 нче январь көнне   спорт һәм сәламәтлек  декадасы уңаеннан Боеган урта мәктәбендә  укучылар белән  хоккей мәйданчыгында фигуралы шуу буенча ярышлар уздырылды.Җаваплы кеше буларак Маннанова Р.Ф. укучылар белән  үзе дә  ярышлар да катнашты..
2014 нче ел - Татарстан Республикасында Мәдәният елы
Ат елына  елына аяк бастык .   «Яңа елны ничек каршы аласың, шулай озатасың», ди халык. Яңа елда һәммәбезнең дә йөзләрендә шатлык чаткылары балкысын, күңелләребез бәхет-куанычтан ташып торсын, һәрбер кадерле минутларыбызда сәламәтлек, тынычлык юлдаш булып, җаннарыбызга рәхәтлек өстәлсен иде

31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
 Тләнче Тамак коррекция мәктәбенә полиция кыш бабае һәм кар кызы бәйрәм кучтәнәчләре китерделәр.
Тләнче Тамак коррекция мәктәбенә   муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова һәм Башкарма комитет  җитәкчесе урынбасары,мәгариф булеге башлыгы Рамиль Исаев килде  ,алар укучыларга Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев ,район башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән Яна ел буләкләре   тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International