Иректаңда чыршы бәйрәмендә иң зур бүләкне - ЖК-телевизорны Фәнил Харисов отты

2014 елның 4 гыйнвары, шимбә
Иректаң авылында зурлап чыршы бәйрәме үткәрделәр. Яңа ел тамашасын уздыруда үз авылын чын күңеленнән яратучы Иректаң егете, хәзер Яр Чаллыда яшәүче Айрат Мәрданшин иганәчелек итте. Ул авыл халкына бүләк итеп шәһәрдән Илгиз Закиров җитәкчелегендәге эстрада артистлары төркемен алып килгән иде. Шулай ук Айрат Мәрданшин лотерея билетлары өчен призлар сатып алуны да үз өстенә алды. Уйнатыла торган бүләкләр арасында ЖК-телевизор, кәрәзле телефон, фотоаппарат, магнитофон кебек саллы бүләкләр дә бар иде. Иң зур бүләкне - ЖК-телевизорны Фәнил Харисов отты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International