ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Тләнче Тамак коррекция мәктәбенә Бәйрәмгә  буләклэр белэн Яр Чаллы шәһәре судьялары- Галиуллин Рамиль Рафисович, Гайфутдинов Ринат Галлямутдинович; игәнәчеләр-Вазыхов Ильдар Тагирович, Мухамадьяров Ришат Ахметсафович, Светлана Александровна, Радис Равлевич; район башлыгы исеменнән- мәгариф бүдеге башлыгы урынбасары Шакирова Винера Мөбәрәк кызы килделәр..
Шильнебаш мәктәбендә инглиз телендә "Merry Christmas!" дигән  спектакель күрсәтелде,укучылар хәзерләгән бу әсәр  әти-әниләргә,укучыларга бик матур Рождество бүләге булды.
Новотроицкое мәктәбе укучылары "Экологик чиста елкалар"  бәйгесе үткәрделәр,бәйгедә иң киң таралган - мишура, веник,төсле кәгазь һ.б. әйберләр кулланыш тапкан .
Комсомол мәктәбе укучылары  «Көрәш» буенча I V ачык  татар -башкорт бәйгесендә  катнашып куандыргыч нәтиҗәләргә ирештелә: 3 класс укучысы  Минниханов Данил – 3 урын,  5 класс укучысы  Усеинов Айдар – 2 урынга лаек булдылар.

«Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы яшь осталарның «ЭтноДар» Мәдәниятара фестивале проекты башлану турында игълан итә. Әлеге проект Россия Федерациясе Президенты Карары нигезендә үткәрелгән коммерцияле булмаган оешмалар өчен ачык грантлар конкурсында җиңүче булды һәм «Гражданлык җәмгыяте проблемалары институты» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан финанслана.

 Татарстаннан-Нияз Набеев  һәм Денис Исайкин Чайковский шәһәрендә үтә торган Кубка мира по лыжному двоеборью дә катнашачаклар 

2013 елда үсемлекчелек уңышында, әлбәттә, көнбагыш мае орлыгын җитештерү өлеше дә бар, Росстатның алдан бирелгән күрсәткечләре буенча гомуми уңыш 10,2 млн. тонна күләмендә бәяләнә. Бу рекорд күрсәткеч: 1990 елга караганда (3,42 млн. тонна) 3 мәртәбә күбрәк һәм 2012 елдагыга караганда (7,99 млн. тонна) 27 процентка күбрәк.

Татар теленә читтән торып өйрәтүче “Ана теле” он-лайн мәктәбе 2014 елның 1 февраленнән штат режимында эшли башлый. Гыйнвар ахырында проектның сынау чоры тәмамлана.  Үзәк үз эченә татар теленә дистанцион өйрәтү кабинетын, укыту-методик кабинетны ала. Бу хакта бүген Education First компаниясе белән берлектә оештырылган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин белдерде.
 
  2014 елның 5-10 гыйнварь  көннәрендә    1998 елгы һәм аннар да  яшьрәкләр арасында Хоккей буенча дусларча очрашу узачак
2014 елның 8 гыйнварында Т.Г. Бәхтигәреев призына шахмат һәм шашка ярышлары үтәчәк. Барлык теләүчеләрне ярышта  катнашырга көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International