ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
21 декабрь көнне Яңа Бүләк авылының мәдәният йортында «Нур» халык театры үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте.2008 елның 14 декабрендә Яңа Бүләк үзешчәннәре сәхнәгә Гөлшат Зәйнашеваның «Гайфи бабай – өйлән давай!» спектаклен куя. 2009 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә әлеге пьеса белән «Нур» театры коллективы «Халык театры» исеменә лаек була. 
 

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге Княз мәктәбендә  тәрбиягә авыр бирелүче, исәнлекләре чикләнгән, күп балалы гаилә, матди яктан аз керемле булган гаилә  балалары  белән яна ел әкиятләре илендә булды.


27
декабрь, 2013 ел
җомга
"Хәрби батырлык кыры – Әфганстан» республикакүләм конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен билгеләнелде. 
 
 

Шилнәбаш мәктәбе укучылары Курбанов Айнур и Гончаров Александр  һәм мәктәптә эшләп килә торган "Форпост" балалар оешмасының җитәкчесе Хлопунов Николай Сергеевич  Казан шәһәрендә үткән җыелышта катнаштылар. Оешма эшчәнлеге  уңай яктан билгеләнелде , ә "Форпост"  җитәкчесе Хлопунов Николай Сергеевич истәлекле сәгать белән бүләкләнде.

Шилнәбаш мәктәбе укучычы Воронова Эльвина"Мин яратам сине, Россия" дигән җыр бәйгесендә катнашты һәм 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Валиева Римма Анатольевна.Колыйбыз!

ДЮСШ биргән хоккей киемнәре  Иске Абдул мәктәбендә  укучы малайларга бик тә килешә...

Комсомолец поселогында тантаналы төстә Яңа ел чыршысы утлары кабынды. Спонсор ООО "Феникс" оешмасына  авыл халкының рәхмәте зур. Җитәкче Авзалов Азат Рәфхат улы бу чарада үзе дә катнашты.
Кыш бабай призына  ярышларузды. .Бу чараны Новый поселогының "Ак каен" балалар бакчасы нәниләренә һәм мәктәп укучыларына  спорт мәктәбе уздырды. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә лаек булдылар..
  Шилнәбаш балалар бакчасы  утреннигына  тылсымлы кыш бабай белән ягымлы кар кызы килгән иде , Баба-Яга белән   үзенең малаен иярткән Цыпочкада алардан калмаган.Малайлар һәм кызлар  алар белән бергә кулга-кул тотынып чыршы тирәли әйләнделәр, җырладылар, аннары чыршының утларын кабыздылар. Соңрак һәрберсе Кыш бабай янына килеп үзләре әзерләгән шигырьне сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International