ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Кичә Иске Дөреш авылында  төзекләндерелгән мәдәният йортын аны ачу тантанасы узды. Бәйрәмгә район башлыгы Васил Хаҗиев, Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова да килгән иде. Җитәкчеләр төзергә булышкан һәрбер кешегә рәхмәт әйтте, истәлекле бүләкләр тапшырды. Бүген үк яңа авыл клубында гармун тавышы яңгырады, җырга күмелде.

 


30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Казан ИТ-паркында «Соло» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Чарада ТР Премьер-министры урынбасарлары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Исегезгә төшерик, ТР Президенты инициативасы буенча 1 нче августтан 15 нче декабрьгә кадәр узган конкурсның суперфиналы 25 нче декабрьдә үтте. 1, 2 ,3 нче урыннарны Венера Әгъләмҗанова (Казань), Эльвира Зәйнетдинова (Алабуга) һәм Александр Михайлов (Буа) яулады.

Яр Чаллының 52нче номерлы мәктәбендә көрәшче Булат Сибгатуллин истәлегенә татар-башкорт милли көрәш буенча IV ачык турнир үткәрелде. 
Ул 1997 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында узды. Ярышларда барлыгы 27 команда составында 120дән артык спортчы көч сынашты. Безнең районнан Комсомолец поселогы һәм Иске Абдул авылы көрәшче егетләре катнашты. Үзләренең авырлыклары буенча II урынны Данил Миңнеханов, III урынны Айдар Устинов белән Марат Гаҗетдинов яулап алдылар. Илгиз Саттаровны исә «Җиңүгә омтылыш» номинациясе буенча котладылар 
Зәй шәһәрендә ирекле көрәш буенча «Кыш бабай» призына ачык республика турниры үткәрелде. 
Районыбыз данын балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең Круглое Поле поселогы филиалы спортчылары яклап чыкты. Үз үлчәү категориясендә Милана Сәлахова II урын яулап алды. Милананың ирекле көрәш белән әле 3 ай гына шөгыльләнгәнен әйтеп үтү кирәк. Моңа карамастан ул инде яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Актанышта  Татарстан Республикасы мәктәпләре   баскетбол лигасы Чемпионата «КЭС-Баскет»  зона ярышлары үтте.
Новый мәктәбендә  информатика укытучыларының киңәшмәсе үтте. Киңәшмә эшчәнлегендә   тәҗрибә утаклашу булды  , ачык дәрес һәм класстан тыш чара күрсәтелде.
26 декабьдә  район  белем бирү учреждениеләре  җитәкчеләре  киңәшмәсе үтте. Анда  9,11 классларда үткәрелгән тест нәтиҗәләренә, шулай ук  республика күләм олимпиадаларның район этабына  анализ ясалды.
Федеральная налоговая служба доводит до сведения, что приказом Министерства   экономического   развития Российской  Федерации  от 07.11.2013 № 652 «Об установлении коэффициентов – дефляторов на 2014 год» (зарегистрирован в Минюсте России 19.11.2013 № 30406 и опубликован в  «Российской  газете» 22.11.2013 № 264)  коэффициент – дефлятор К1, необходимый для расчета налоговой базы по единому налогу на вмененный доход в соответствии с главой 26.3 «Система налогообложения в виде единого налога на вмененный доход для отдельных видов деятельности» Налогового кодекса Российской Федерации, установлен на 2014 год равным 1,672.
2014 елның 15 февралендә Россиядә һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләрендә (СНГ) Әфганстан җирләреннән Совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Шул уңайдан республика балалар китапханәсе һәм ТРның хәрби комиссариаты балалар һәм яшүсмерләр арасында «Хәрби батырлык кыры – Әфганстан» дип аталган иҗат конкурсы үткәрде.Әлеге конкурсның муниципаль этабына йомгак ясалды.
Район тагын көчлеләр рәтендә,"Беренче унныкны" кулдан җибәрәсе килми-ди район мәгариф бүлеге башлыгы Р.Р. Исаев ,Укучылар It-Чемпион бәйгесенең 3 этабында җиңеп. бүләкләү тантанасында катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International