«Нур» халык театры үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте.

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
21 декабрь көнне Яңа Бүләк авылының мәдәният йортында «Нур» халык театры үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте.2008 елның 14 декабрендә Яңа Бүләк үзешчәннәре сәхнәгә Гөлшат Зәйнашеваның «Гайфи бабай – өйлән давай!» спектаклен куя. 2009 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә әлеге пьеса белән «Нур» театры коллективы «Халык театры» исеменә лаек була. 

 15 ел дәверендә әлеге үзешчән коллектив тамашачы хозурына 10 спектакль тәкъдим иткән, алар арасында: «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т. Миңнуллин), «Без бит авыл малае» (Т. Миңнуллин), «Туган туфрак» (С. Шәкүров), «Ике килен-килендәш» (Х. Вахит), «Эх-ти, егетләр!» (Ф. Садриев), «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин), «Кичер мине, әнкәй!» (Р. Батулла), «Гайфи бабай – өйлән давай!» (Г. Зәйнашева), «Диде кардәш» (Р. Хәмит). Куйган спектакльләре белән үзешчән артистлар районның күп кенә авылларында тамаша кылганнар, мәхәббәт яулап алганнар.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International