ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Райондагы бу чара махсус Ватан геройлары көненә туры китереп оештырылды. Тантанага «Боевое Братство» хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе, генерал-майор Иван Стогниев та чакырылган иде. Шулай ук Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре дә килгән иде.

19-20 декабрьдә Чаллы шәһәрендә машина-трактор паркынннан нәтиҗәле файдалануны оештыру буенча республика семинар-киңәшмәсе булачак.

«2014-2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү» федераль максатчан программасында авыл хуҗалыгы җирләренең продуктивлылыгын гарантияле тәэмин итү өчен мелиоратив фондны торгызу, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнештән төшеп калуын булдырмау, аларның су белән тәэмин ителешен арттыру, җирләрне су астында калудан, су басудан һәм кибүдән саклап калу буенча чаралар комплексы каралган.
   2013 елның 20 - 21 декабрендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында «Иң яхшы һөнәрче» һөнәри осталык конкурсы уздырылачак.
ТР Президентының Указы нигезендә «АГРОКӨЧ ТӨРКЕМЕ» ЯАҖенең баш агрономы Рөстәм Миннесаяз улы Хәбибрахмановка «Татарстан Республикасы атказанган агрономы» дигән мактаулы исем бирелде.

17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
"Без бергә булганда" конкурс-фестивальдә Борды мәктәбе укучылары да катнашты һәм 3 урыннга ия булдылар
ВБЕ сито-рю буенча Татарстан Беренчелеге һәм Чемионаты үтте. Анда спорт мәктәбе укучылары призлы урыннарны яуладылар
 Сәнгать мәктәбе мөгаллиме Бондарев Виктор Николаевич йөзү буенча  ярышта катнашы.
 Комсомол мәктәбенең 3 класс укучысы Кутенева Полина"Урман математикасы" дигән   I Бөтенроссия викторинасында катнашып  Россия буенча 12 урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International