2013 ел башыннан район ЗАГС бүлегендә яңа туган 528 бала теркәлгән. Бу узган елдан 7гә кимрәк. Үлүчеләр саны 523 булган, узган ел бу чорга – 512 кеше. Ел башыннан 173 пар никахын рәсмиләштергән (былтыр – 189), 138 пар аерылышкан (узган ел – 112).
Ул бөтен гомерен балаларга музыка өйрәтүгә, сәхнәгә багышлаган Рәшит Сәхип улы Мәүләвиев үзенең 45 еллык иҗат кичәсен үткәрде.Ул 1947нче елда Күктәк Мирсәет авылында туган,сәнгатькә гашыйк, көчле ихтыярлы, үз сүзендә нык торучан, сабыр, эшлекле, туры сүзле, гадел һәм ышанычлы кеше, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре»