Бу йортта Әфган сугышы ветераны, «Кызыл йолдыз» ордены кавалеры Сергей Попов яшәгән

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Райондагы бу чара махсус Ватан геройлары көненә туры китереп оештырылды. Тантанага «Боевое Братство» хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе, генерал-майор Иван Стогниев та чакырылган иде. Шулай ук Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре дә килгән иде. Генерал-майор үз чыгышында мондый игелекле гамәлне башкаручыларга, аерым алганда, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Айбулат Якупов җитәкчелегендәге район иҗтимагый оешмасына олы рәхмәтен белдерде. Тактаны элгәннән соң йорт каршында митинг булды. Ветераннар анда хатирәләрен яңарттылар, Сергей Поповның әти-әнисе улларының истәлеген шулай кадерләгәннәре өчен олы рәхмәт әйттеләр. Ә киләчәктә мондый истәлек тактасын хәрби хәрәкәтләрдә башын салган егетләр яшәгән һәр йортка куярга кирәк дигән сүз булды.
 
Аннары чарада катнашучылар хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булучылар истәлегенә поселокның мәдәният йорты каршында куелган һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. Шулай ук зиратка Сергей Поповның каберенә дә бардылар. Соңыннан хәрби хәрәкәтләр ветераннары Иске Абдулдагы «Гиндукуш» музеенда булып, анда сугышчыларның Әфган җиреннән чыгарылуына 25 ел тулуны билгеләп үтү буенча планнарын барладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International