Мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы нәтиҗәләре (05.12.2013ел көненә). Укучылар инде физик культура, экология, тарих, биология, инглиз теле, география, химия, җәмгыять белеме, физика, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр, икътисад, астрономия, әдәбият, француз, немец һәм рус теле фәннәреннән сынау үтәргә өлгерде..
Татарстан Республикасы делегациясе уникаль фин мәгариф системасы белән танышу максатында Финляндиядә булды.
Делегация составында түбәндәге мәгариф оешмаларыннан вәкилләр бар иде:1913 нче елда Татарстан Республикасы хөкүмәте гранты алган Спас, Кукмара, Мамадыш, Арча, Менделеевск, Балтач,Тукай муниципаль районнары гомумбелем мәгариф оешмалары директорлары;
Шулар арасында Бәтке мәктәбе директоры Даутова Зөлфия Исхак кызы да бар иде.
Татарстан Республикасы делегациясе Финляндиянең мәгариф учреждениеләрендә булып, фин коллегалар белән очрашты. Эшчәнлек барышын күзәтеп, алар ирешкән уңышлар белән танышты.
Фото http://www.suomik.com сайтыннан