Мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы нәтиҗәләре (05.12.2013ел көненә):
Укучылар инде физик культура, экология, тарих, биология, инглиз теле, география, химия, җәмгыять белеме, физика, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр, икътисад, астрономия, әдәбият, француз, немец һәм рус теле фәннәреннән сынау үтәргә өлгерде.. Бүген исә булып үткән фәннәр буенча олимпиада җиңүчеләре инде билгеле. Физик культурадан Илгиз Шиһапов (Новотроицкое), Нияз Авзалов (Кнәз), Илфат Әхтәмов (Комсомолец), инглиз теленнән Мәдинә Шәйкарамова (Кече Шилнә), Айсылу Садыйкова (Калмаш), Алинә Маркова (Мәләкәс), Айсылу Йосыпова (Теләнче Тамак), Динара Муськина (Кече Шилнә), географиядән Илназ Ямалиев (Теләнче Тамак), тарихтан Алексадра Брицова (Бәтке), рус мәктәпләре арасында үткән әдәбият фәненнән Максим Соколов (Новотроицкое), Инзилә Камалова (Новотроицкое), Владлена Сәхипгәрәева (Комсомолец), Екатерина Исаева (Круглое Поле), экологиядән Евгений Жуков (Шилнәбаш), Камилә Тиллаева (Шилнәбаш), Ольга Ерхова (Кнәз), биологиядән Мәдинә Шәйкарамова (Кече Шилнә), Лилия Нуриева (Кнәз), Алсу Сәгыйтова (Сәмәкәй), Ирина Сальникова (Кече Шилнә), җәмгыять белеменнән Динара Муськина (Кече Шилнә), Айсылу Садыйкова (Калмаш), Регина Кашапова (Иштирәк) һәм экономикадан Алинә Хәсәнова (Биклән) Аларга ныклы хәзерлек һәм Казанда үтә торган Республика турында җиңүләрен теләп калабыз.