Уникаль фин мәгариф системасы белән танышу максатында бу елның 25, 26 нчы ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе Финляндиядә булды. Делегация составында түбәндәге мәгариф оешмаларыннан вәкилләр бар иде:
• 1913 нче елда Татарстан Республикасы хөкүмәте гранты алган Спас, Кукмара, Мамадыш, Арча, Менделеевск, Балтач,Тукай муниципаль районнары гомумбелем мәгариф оешмалары директорлары;
Шулар арасында Бәтке мәктәбе директоры Даутова Зөлфия Исхак кызы да бар иде.
Татарстан Республикасы делегациясе Финляндиянең мәгариф учреждениеләрендә булып, фин коллегалар белән очрашты. Эшчәнлек барышын күзәтеп, алар ирешкән уңышлар белән танышты.
Фото http://www.suomik.com сайтыннан