ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
  Районның социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре баланы мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесенә йөрткән өчен түләүдә өстәмә компенсация билгеләтү буенча ата-аналардан документлар җыюны дәвам итә , бүгенге көнгә баласын бакчага йөртүче 1482 ата-ананың 453е тапшырган

3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Белем бирү учреждениеләрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә чаралар планы төзелде һәм  мәгариф бүлегендә расланды.
 
 Инвалидлар декадасына әзерлек кысаларында Түбән Суык-Су мәктәбе укучылыры  тарафыннан Теләнче-Тамак коррекцион мәктәбе укучылары өчен канцеляр товарлары җыелды
"Әниемнең назлы куллары"дигән ата-аналар җыелышы Новоторицк  мәктәбендә үтте.Җыелыш  әңгәмә,җырлар, күңелле мизгелләр белән үрелеп барды.
Новотроицк мәктәбендә Бөтенроссия  акция «Спорт – альтернатива пагубным привычкам »кысаларында  укучылар,укытучылар белән берлектә авыл җирлегенең үзәгендә  сәләмәтләндерү күнекмәләре үтәделәр. Бу гимнастик  марафонга ата-аналарның кушылуы да  бик күңелле вагыйга га әйләнде.

  «Тукай азык-төлек корпорациясе»нең Борды бүлекчәсендә мөгезле эре терлекләр өчен яңа бина ачылды. Бу тантанада безнең 10 класс укучылары һәм аларның хезмәтукытучылары Утяшов В.М. катнаштылар
Комсомол мәктәбе укучылары физкультура укытучысы Лобова Ольга  Васильевна җитәкчелегендә теннис буенча ярышта катнашып , урыннар яуладылар.
Без булмаса,кем ярдәм итәр?-дигән девиз астында Мәләкәс мәктәбендә инвалидлар ункөнне генә багышланган бәйрәм концерты булып узды.  
"Күңелең киң булсын"-дигән девиз астында  Бәтке  мәктәбе укучылары хезмәт ветераны,пенсионар   Гиматдинов  Фәрит абый  янында кунакта булдылар.
Бәтке мәктәбе укучылыры инвалидлар ункөннеге кысаларында Евтеева Светлана янында кунакта булдылар.Аңа бүләкләр алып килделәр,матур итеп  сөйләшеп утырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International