ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген - 3 декабрь көнне илебезнең барлык юристлары хезмәттәшләреннән , дусларыннан, туганнарыннан котлаулар кабул итәләр. Юристлар көне - төрле тармакларда хезмәт куеп, дәүләтебез гражданнарының хокукларын яклаучы юристларны берләштергән зур һәм җитди hөнәри бәйрәм.
 

Районда халыкара инвалидлар көненә карата декабрьнең беренче ункөнлегендә авыл   җирлекләре мәдәният йортларында чаралар үткәрелә, концертлар, чәй табыннары, очрашулар оештырыла.  

Районның гомумбелем бирү мәктәпләрендә әңгәмәләр, иҗат эшләре күргәзмәләре, хәйрия ярминкәләре, сыйныф сәгатьләре, тимурлык рейдлары үткәрелә.


Рөстәм Миңнеханов ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына гыйбадәтханә объектларының саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерергә кушты, шулай ук атна дәвамында вәзгыятьне яхшыртуга тәкъдимнәр әзерләргә һәм кертергә кушты.

 
Халыклар,гражданнар  "Бюджет проектын" тикшерүдә катнаша һәм өстәмәләр,тәгъдимнәр кертә  алалар 
Авыл җирлегендә яшәүчеләр «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» Федераль максатчан программасы кысаларында грант ярдәме алырга мөмкин.
 Субсидияләр өч өстенлекле юнәлештәге проектларны гамәлгә ашыру өчен грантлар бирү буенча Россия Федерациясе субъектларының чыгым йөкләмәләрен финанслашуга бирелә, болар: а 

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы хайваннарын бердәм исәпкә алуны уздыру планлаштырыла. Электрон тәңгәлләштерүне эре мөгезле терлек гәүдәсенә урнаштырылган махсус чиплар ярдәмендә башкарачаклар. Бу билгеле бер вакыт эчендә хайванның продуктивлылыгы, аның нинди токымга каравы турындагы мәгълүматны, шулай ук бу хайванның ата-анасы турындагы мәгълүматны тиз арада алу мөмкинлеген бирәчәк.

.

 Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013-2014 уку елына эш планы буенча 2013 нче елның 29 нчы ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда мәктәпкәчә мәгариф оешмалары базасында “Мәктәпкәчә мәгариф системасында инновацион белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү” темасына республика семинары узды.

 


19нчы ноябрь көнне бакчабызда Һадия Ильясовнаның күркәм юбилее уңаеннан бик матур кичә узды. Бәйрәмгә Һәдия Ильясовна үзе дә чакырулы иде.Балалар Һәдия апаларын җыр-биюләр һәм матур шигырьләре белән котладылар.Кичә бик мавыктыргыч һәм күңелле узды.
"Березка" балалар бакчасыннан яңалык.Ризатдинов Иршат (5 яшь) һәм  Мерганова Мәликә (4 ьяшь) "Укытучыма букет" дигән Бөтенроссия күләм бәйгедә катнашып  урыннар алдылар.
 Мәгариф турындагы Закон кабул ителүгә 100 көн узуга карамастан,депутатлар тагын үзгзрешләр кертергә җыена.  24 үзгәреш бар инде,калганнарына  хәзерлек эшләре бара 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International