ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” дәүләт фәнни учреждениесе (ДФУ) галимнәре әйтүенчә, Татарстан Республикасында көзге культураларның торышы борчу тудырмый. Көзге һәм кыш башындагы һава шартлары үсемлекләр өчен уңай булды.

Бу көнне агрофирманың Борды бүлекчәсендә реконструкцияләнгән, 300 баш малга исәпләнгән терлекчелек комплексын ачу тантанасы булды. 
  Аннан соң котлау белән район Башкарма комитеты рәисе Рәсим Асылгәрәев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов чыгыш ясады. Тантанага килгән авыл халкын, төзекләндерелгән комплекста эшләячәк савымчыларны, терлекчеләрне әлеге вакыйга уңаеннан котлап, эшләрендә уңышлар теләделәр.

  
  Якшәмбе, 1 декабрьдә, муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев «Бердәм Россия» сәяси фиркасе җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүендә халыкны тыңлады. Теләнче Тамак, Хуҗи, Сәет, Борды, Олы Шилнә, Югары Байлар, Яңа поселогыннан килгән 8 кешенең күпчелеге җир кишәрлекләре яисә җир пае алу мәсьәләләренә багышланган сораулар бирде.  

Һәр ел саен декабрь башында Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, беренчеләрдән булып, Кнәз авылының мәдәният йортында «Йөрәгебез җылысы»  исемле инвалидларның иҗат фестивале узды.
Бердәм дәүләт имтиханын 2014 елдан башлап  -видеокамералар ярдәмендә күзәтәчәкләр.Моны Россиянең фән һәм мәгариф бүлеге башлыгы Дмитрий Ливанов хәбәр итте.
 Яр Чаллы шәһәрендә үткән "Бэхет йолдызы". фестиваль -конкурста  Түбән Суык-Су авылы  «Ак каен»  балалар бакчасы кызларына бәхет елмайды. Алар 1 дәрәҗә дипломга ия булдылар. ("Кызлар конфет ашыйлар"-шигырь) 
 Биклән мәктәбендә Троицк шәһәре техник -авиация колледжы вәкилләре белән очрашу үтте.9-11 класс укучылары студент тормышы    һәм шулай ук уку шартлары белән таныштылар. Тулы мәгълүматне Биклән мәктәбе сайтыннан укырга була
27 ноябрьдә Тукай муниципаль районы Советының егерме бишенче утырышы узды. Анда ТР Дәүләт Советы депутаты Р. Миннегалиевның ярдәмчесе – Э. Хәйретдинов, район прокуроры урынбасары, РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы, район палаталары рәисләре, Совет аппараты һәм Башкарма комитет бүлекләре башлыклары, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде. Утырышка 44 депутатның 39ы килгән. Утырышны муниципаль район башлыгы, Совет рәисе В. Хаҗиев алып барды.
 Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелды һәм карарлар кабул ителде.

1. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең 2013 елның 9 аена хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында.

2. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 28 ноябрендә кабул ителгән «2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында»гы 17/2 санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.

3. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында.

4. Эшчәнлекнең аерым төрләреннән алынган табышка бердәм салым салу системасын гамәлгә кертү турында.

5. Тукай муниципаль районы Советының 2012 елның 27 декабрендә кабул ителгән «2013 елга аренда түләвеннән азат ителү яки өлешчә азат ителү ташламалары бирелгән оешмалар категорияләренең исемлеген раслау турында»гы 18/5 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

   
 
Иске Абдул һәм Комсомолец поселогының яшь көрәшчеләре арасында дусларча очрашу узды. Иске Абдул мәктәбендә үткән әлеге бәйгедә 10-14 яшьлек 20 спортчы катнашты.
Очрашуда егетләр бер-берсе белән көч сынашып кына калмадылар, көрәш алымнарын чарладылар, осталыкларын күрсәттеләр, тренерлары үткәргән әңгәмәдә катнаштылар.
  
 Район инвалидлар оешмасында бүген 3194 кеше әгъза булып тора. Шуларның 395е урында ятучылар. Әйтергә кирәк, бу сан елдан-ел арта бара. 
  Ветераннарның да 75 проценты физик мөмкинлекләре чикле кешеләр. Шуңа күрә инвалидлар оешмасы район ветераннар советы белән тыгыз бәйләнештә эшчәнлек алып бара.   . 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International