Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013-2014 уку елына эш планы буенча 2013 нче елның 29 нчы ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда мәктәпкәчә мәгариф оешмалары базасында “Мәктәпкәчә мәгариф системасында инновацион белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү” темасына республика семинары узды.
Семинар кысаларында мәктәпкәчә мәгариф системасына яңа инновацион белем бирү технологияләрен, мәктәпкәчә мәгарифнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү мәсьәләләре каралды.Моннан тыш, семинар кысаларында Яр Чаллы шәһәре мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының яңа инновацион технологияләрне гамәлгә кертү буенча эш тәҗрибәләрен презентацияләү булды. Балалар бакчасында мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, учреждение буйлап экскурсия оештырылды.
Пленар утырышта ТР Премьер министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов катнашты.
Республика семинарында башкарма комитетларының мәгариф бүлеге башлыгы Р.Р. Исаев,мәгариф идарәсе методик хезмәт күрсәтү органы җитәкчесе Ямалтдинов Р.К., мәктәпкәчә мәгариф эшенә күзәтүчелек итүче белгече Шайдуллина Э.В. катнаштылар.