ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
 Кнәз мәктәбендә "Кызыл тасма" акциясе  үтте. Бу чара   балалар оешмасы тарафыннан оештырылды.
   
 Хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Васил Хаҗиев авыл имамнары белән очрашты. Сөйләшүдә районның имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Харрасов, ветераннар һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
  
Районда мәктәпләр янында урнашкан хоккей кортларын кар төшкәнче төзекләндереп бетереп, су сибеп боз катырырлык кына итеп әзерләп кую бурычы куелган иде. Бу эшне башкарырга авыл җирлекләренә күп дигәндә ун көн вакыт бирелде. .   Хоккей корты бөтенләй булмаганнар рәтендә КАлмаш мәктәбендә    узган атнада эш башланып китте.  

  26 ноябрь, сишәмбе көнне, Круглое Поле поселогының мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт узды. Аны «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре үткәрде. Бу көнне бәйрәмгә әти-әниләр, аларның балалары, шулай ук опекунлыкка алган сабыйлар һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче нәниләр килгән иде.
  
20-22 ноябрьдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда татар-башкорт милли көрәше буенча ТР Чемпионаты узды.   Олы Шилнә авылы спортчысы Вадим Уляшев 130 килограммнан да артык авырлыкта IV урынга лаек булды. Моннан тыш, Вадим милли көрәш буенча Татарстан Республикасының спорт мастеры кандидаты нормативларын да үтәгән. 

 

29
ноябрь, 2013 ел
җомга
"Тукай муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниөципаль бюджет учреждениесе директоры  Фахруллтина Г. М. 25-27 ноярьгә чаклы  республика күләм  семинар-тренингта катнашты.
 Иске Абдул гомуми белем бирү мәктәбендә районның сыйныф җитәкчеләре киңәшмәсе үтте 
Башлангыч сыйныф укучылары иҗаты (шигырьләр ,рәсемнәр)буенча "Кадерле әним" дигән  кечкенә җыентык төзелде.

      24 ноябрь  көнне   Яңа Бүләк  авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Әниләр көненә багышланган  “Башым иям дөньядагы иң-иң якын кешемә” исемендәге театральләштерелгән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Кичәдә гореф-гадәт, йолага басым ясалды. Әби сандыгындагы киемнәр белән таныштырдылар. Чара  җырлар, биюләр һәм шигырьләр белән үрелеп барды.

 

 

Таплантлы балалар күп,күрә белергә генә кирәк 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International