Калмаш мәктәбендә боз корылмасы төзелә

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
 Районда мәктәпләр янында урнашкан хоккей кортларын кар төшкәнче төзекләндереп бетереп, су сибеп боз катырырлык кына итеп әзерләп кую бурычы куелган иде. Бу эшне башкарырга авыл җирлекләренә күп дигәндә ун көн вакыт бирелде.    Хоккей корты бөтенләй булмаганнар рәтендә КАлмаш мәктәбендә    узган атнада  эш башланып китте. Башта мәйданчык чистартылган, куаклар киселгән. Җирне бульдозер белән тигезләргә юл төзелеше белән шөгыльләнүче «Черпаков» шәхси предприятиесе ярдәм иткән. Вахит Гыйздәтуллин җитәкчелегендәге «Яр Чаллы Татмелиоводстрой» оешмасы булышлыгы белән 25 машина кызыл балчык китерелгән. Аны грейдер белән тигезләүдә шулай ук «Черпаков» предприятиесе эшләгән. Кортның тартмасын ясау өчен тимер баганалар утырту, тактадан койма тоту кебек эшләрне Калмаш авылында яшәүче Руслан Кашапов бригадасы башкарган. Аннары мәктәп коллективы, укучылар көче белән ул коймалар буялган, җир тигезләнгән, тапталган. Җирне тигезләгәндә тагын 5 «КамАЗ» машинасы ком кертергә туры килгән. Бу эштә «Ситдыйков» шәхси предприятиесе ярдәмгә килгән. Төзелеш материаллары, балчык ташуда әтиле-уллы Рафаэль һәм Рамил Имамовларның үз транспортлары белән бик нык булышуын әйтә авыл җирлеге башлыгы. 

 Шушы эшләрне башкарып чыгуга барлыгы 150 мең сум акча тотылган. Финанслау район бюджеты аша башкарылган. Шулай ук район Советы депутаты, Калмаш авылында яшәүче Фәрит Хәмидуллин яктыртуны көйләү максатына 10 мең сумлык иганәчелек ярдәме күрсәткән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International