Ел башыннан районыбызда 200дән артык гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылган

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Ел башыннан районыбызда 200дән артык гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылган

  26 ноябрь, сишәмбе көнне, Круглое Поле поселогының мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт узды. Аны «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре үткәрде. Бу көнне бәйрәмгә әти-әниләр, аларның балалары, шулай ук опекунлыкка алган сабыйлар һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче нәниләр килгән иде.
Бәйрәм кичәсендә 7 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылуы да үзенә күрә бер шатлыклы вакыйга булды, алар арасында Моратовлар, Бойковлар, Елисенковлар, Евстафеевлар, Маловлар, Ушениннар һәм Скоробогатовлар гаиләләре.

  Бәйрәмдә район опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Фәридә Кәлимуллина. катнашты һәм җылы эчтәлектәге тәбрикләү сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International