ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Түбән Суык-Су мәктәбендә әниләр көне уңае белән  "Минем әни - иң чибәре" исемле фотолар һәм иншалар бәйгесе үтте.
 Иске Абдул мәктәбе укучысы  Сафина Чулпан- Республикакүләм  "Ватан" конкурсынның  зона этабында  катнашып 1 нчы урынны алды..Җитәкчесе Рафыйк Сабиров. Котлыйбыз, Чулпан!
   Кнәз мәктәбе буенча  муниципаль этапта үткән фән олимпиадаларының нәтиҗәләре.: экология буенча :Ерхова Ольга Александровна,  11 класса укучысы(укытучы- Ерхова Любовь Михайловна )  
Кнәз мәктәбендә  7 б класс укучылары төрле кызыклы бәйгнеләр  белән мавыктыргыч чара үтткәрделәр  Бу чара әниләр көненә багышланган иде.. 
 Калмаш мәктәбендә үткән  ата-аналар җыедышында  авыл җирлене Башлыгы Габдуллина Р.К  һәм  ОГИБДД   башлыгы Ганиева Ш.М.  да катнаштылар. .,Җыелыш  әниләр көне уңаеннан үткәрелде.
Районда фән олимпиадаларының муниципаль этабы бара.
   Математика укытучыларының I республика  форумында Тукай муниципаль районныннан бер -төркем укытучыны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары,мәгариф бүлеге башлыгы Р.Р. Исаев җитәкләде.  Форумда катнашучылар арасында :директор МБУ «Информационно-методический центр» - ЯмалтдиновР.К., методист МБУ «Информационно-методический центр» - Давлетшина Сания Рашитовна  бар иде. 

"Әнием -йөрәк маем" дигән чара Круглое Поле поселогының  яңа төзелгән"Яшьлек" мәдәният йортында үтте.Районның пенсия бүлеге башлыгы Фәридә Әглязова  һәм Загс  бүлеге мөдире Эльвира Ринат кызы  бу кичәдә Резедә Моратова, Олеся Бойкова, Светлана Елисенкова, Надежда Евстафеева, Рузилә Малова, Мария Ушенина, Елена Скоробогатоваларга "Ана" капиталы сертификаты тапшырдылар. Чарада  авыл җирлеге башлыгы Элмира Роберт кызы  катнаштылар һәм тәбрикләү сүзләре җиткерде .   


  Әле менә шушы көннәрдә генә Мәләкәс авылының мәктәп каршындагы тротуарга 130 метр озынлыгында матурлап киселгән таш (брусчатка) түшәделәр. 
 Мәктәп каршындагы бу юл ерактан ук күзгә ташлана. Ул уңайлы гына түгел, матур, пөхтә итеп эшләнгән.   Мәләкәскә мондый юлны Ришат Хәбибуллин җитәкчелегендәге «АвтоСтройИнком» компаниясе башкарды. 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы теркәлгән дәүләт органнары тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник тикшерү турында» 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары 2013 елның 26 ноябреннән үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International