Муниципаль район башлыгы Васил Гариф улының чакыруы буенча башланган район күләм социаль юнәлешле программалар уңышлы үтәлеп килә. Шул рәвешле авыл мәктәпләренең барысында да бина эчендәге җылы санитар бүлмәләр булдырылды. Быел бу эш Калмия, Иштирәк, Сәмәкәй, Иске Абдул, Шилнәбаш, Яңа Бүләк мәктәпләрендә башкарылды. Әлеге максатка 1,7 миллион сум федераль бюджет акчалары тотылган..
16-18 ноябрь көннәрендә Казанда «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» дигән халыкара яшьләр форумы үтте. Буфорум эшчәнлегендә Гөлназ Зарипова-Иске Җирекле авылының күп функцияле «Дуслык» үзәге директоры,педагогия колледжы талибәләре Камилла Мостафина (Иске Җирекле) һәм Елена Чулакова (Борды) катнашты.
.