Тротуарга 130 метр озынлыгында матурлап киселгән таш (брусчатка) түшәделәр.

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
Әле менә шушы көннәрдә генә Мәләкәс авылының мәктәп каршындагы тротуарга 130 метр озынлыгында матурлап киселгән таш (брусчатка) түшәделәр. 
 Мәктәп каршындагы бу юл ерактан ук күзгә ташлана. Ул уңайлы гына түгел, матур, пөхтә итеп эшләнгән.   Мәләкәскә мондый юлны Ришат Хәбибуллин җитәкчелегендәге «АвтоСтройИнком» компаниясе башкарды. Алар эшне озакка сузмыйча, юлны 15 көн дигәндә ясап та куйдылар.
Мәләкәс авылының ФАП тирәсенә дә шундый ук таш җәелгән. Әле анда төзекләндерү эшләре дәвам итә. Яңа елга кадәр аны да куллануга тапшырырга җыеналар. Язга таба исә үзәк урам буйларына үләннәр утыртырга, территорияне җыештырырга, гомумән, урамны тулаем чистартырга, төзекләндерергә планлаштыралар.  Бу эшләр өчен авыл җирлеге бюджетыннан 1 миллион сум акча бүлеп бирелгән.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International