ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Ел ахырынача ,барлык балалар бакчаларындагы   төркемнәр ноутбуклар  белән тәэмин ителәчәкләр һәм техник  кулланмалар  биреләчәк-дип яза мәгариф һәм фән министрлыгы.
Кичә Премьер-министр урынбасары -Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов район Башкарма комитеты Җитәкчеләре һәм мәгариф бүлеге башлыклары  белән киңәшмә үткәрде.

13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
«Алые паруса» көзге ял лагере балалары ашлык чистарту бинасына экскурсиягә бардылар
Ата-аналар белән Казанга экскурсиягә бардык
"Березка"  балалар бакчасында ата-аналарның гомуми җыелышы үткәрелде. Җыелышта Тукай муниципаль районы социаль яклау вәкилләре катнашты.

16 ноябрьдә Зәйдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов рәислегендә коллегиянең пленар утырышы уза. Коллегиядә Татарстан Республикасындагы белем бирү учреждениеләрендә тәрбия мәсьәләләре һәм өстәмә белем бирүне үстерүнең киләчәге тикшерелә. Пленар утырышта муниципаль органнарның мәгариф идарәләре җитәкчеләре, мәгълүмати-методик үзәк директорлары һәм педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.

 

Районда “Халык контроле” системасы аша җәмгысы 67 хәбәр алынган. Быел алынган 33 хәбәрнең 19ы хәл ителгән, 11е хәл ителү өчен планга куелган, берсе хәл ителү этабында. 2 мөрәҗәгать нигезле рәвештә кире кагылган.  
  Мөрәҗәгатьләрне карау, хәл итү вакыты буенча Спас, Питрәч, Чистай районнары белән беррәттән, Тукай районы проблемаларны вакытында хәл итүчеләр рәтендә булуын да хәбәр иттеләр брифингта.

 Район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм хокук органнарында  бәйрәме. Район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова һәм район Эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Роберт Хөснетдинов тарафыннан аларга җылы тәбрикләү сүзләре әйтелде

2014 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү максатынан адреслы социаль ярдәм күрсәтү чарасы гамәлгә куела. Бу компенсация гаиләнең бер әгъзасына күпме керем туры килүгә карап билгеләнә һәм адреслы характерга ия. Шул ук вакытта ата-аналар өчен федераль компенсация дә кала: беренче балага 20 процент күләмендә, икенчесенә – 50 процент, өченчегә һ.б. – 70 процент. Республикада бу компенсацияне 72 мең тирәсе гаилә ала. Шул ук вакытта мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә 190 меңнән артык бала йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International