Бу көннән башлап ТР наркоконтроль идарәсендә кайнар линия телефоны эшли – (843) 274-31-03, дип хәбәр итә Россия ФСКНының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. Шушы номер буенча Татарстанда яшәүчеләрдән наркополицейскийларга гына түгел, эчке эшләр, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча төбәк министрлыклары белгечләре, шулай ук дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре адресына да шалтыратулар кабул ителәчәк.
.jpg)
БДИ һәм чыгарылыш имтиханнары - мәктәп укучылары өчен сынауларның да сынавы. Аңа уку елы башлангач та әзерләнергә кирәк. Укучыларга гына түгел, ә ата-аналарга да. Балага ничек булышырга?
Грант отучы эшмәкәрләр саны артаБыел республиканың 750гә якын кече һәм урта эшмәкәренә дәүләт тарафыннан финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Аларның барысы да Татарстанда гамәлдә булган грант программалары җиңүчеләре дип табылган. Билгеле булганча, 2013 елда республиканың кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итүгә барлыгы 2,5 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелгән иде (1,2 миллиард сумы - федераль бюджеттан). Әлеге сумманың 33 проценты эшмәкәрләргә финанс ярдәм күрсәтүгә тотылачак, дигән карар кабул ителде.
Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы тәкьдиме нигезендә Министрлар Кабинеты карары белән эшчәнлекләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республикада конкурс игълан ителгән иде.