ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында түләмәгән очракта, 2013 елның 10 октябреннән кабул ителгән үзгәрешләр буенча һәм Россия Федерациясе Торак Кодексының 155 нче маддәсенең 14 нче пункты нигезендә, пеня хисаплана башлаячак.

2012 елга милеккә салымны агымдагы елның 1 ноябренә кадәр түләп бетерү зарур. 

“Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисына керү өчен салым түләүче кайда исәпкә басуына карамастан, Россия ФНСның теләсә кайсы инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала (сервиска тоташу өчен www.r16.nalog.ru аша гариза да биреп була); 

 

“2011-2015нче елларда Татарстан Республикасының авыл яшьләре” дип исемләнгән максатчан программаны гамәлгә кертү кысаларында ТР Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы ТР яшьләр аграр берләшмәсе региональ җәмәгать оешмасы белән бергә “Авылда социаль проектлар” конкурсын үткәрә. Ул район бүлекчәләре, ТР яшьләр аграр берләшмәсенең беренчел оешмалары арасында узачак.

ТР игълан иткән «Вверх» бәйгесе, беренче чиратта, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә учреждениеләрендә, шулай ук яшьләр җәмәгать оешмаларында эшләүче кадрларны барлауга корылган. Конкурсның максаты – Татарстан Республикасында яшь кадрлар резервын булдыру. Анда 18дән алып 30 яшьтәге кешеләр катнаша ала. Әлеге бәйге ике этапта узачак: I – читтән торып, 17-18 октябрьдә, II – 25 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр.

 


21
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Югары Суыксу авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Агач бүрәнәләрдән төзелгән яңа бина чагыштырмача зур түгел – гомуми мәйданы 50 квадрат метрдан артык кына. Монда пациентларны кабул итү бүлмәсе, процедуралар кабинеты, гинекология, күз авыруларын карау бүлмәләре бар. Барлык җиһазлар да яңа. Фельдшер-акушерлык пункты авыл җирлеге һәм “Тукай азык-төлек корпорациясе“ бюджетыннан төзелгән.

19 октябрьдә Кече Шилнә авылында мәчет ачылды. Бу көнне мәчетне төзүдә ярдәм күрсәткән барлык кешегә рәхмәт әйтелде.

Бәтке авылы «Аленушка» балалар бакчасы - 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. «Аленушка» балалар бакчасын юбилей белән котлауда район башлыгы киңәшчесе Г. Зарипов,«Аленушка» балалар бакчасының элеккеге мөдирләре һ.б. кунаклар катнашты.

Терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының “Алмаз” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең машина белән сыер саву операторы Гөлшат Әнвәр кызы Фәттаховага “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе“ дигән мактаулы исем бирелде.

Авыл хуҗалыгы үсешендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының “Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ындыр табагы хуҗалыгының ашлык чистарту машинасы машинисты Минненәзир Миннеәхмәт улы Сәгъдиевка “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Наркотик матдәләр белән бәйле җинаятьләрне ачыклау максатында авыл җирлекләрендә бу турыда халыктан мәгълүмат җыю өчен махсус тартмалар куела. Әлеге тартмалар Бәтке, Иске Абдул, Круглое Поледа авыл җирлеге бинасына, калган егерме җирлектә мәдәният йорты бинасына кергәндә стенада урнаштырылган. Моннан тыш, бу тартмаларга коррупция белән бәйле хокук бозулар турындагы мәгълүматны салырга мөмкин. Алынган хәбәр шунда ук прокуратура тарафыннан тикшереләчәк, хокук бозучыларга карата законда каралган чаралар күреләчәк, дип хәбәр итә район прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист  Р.Яхин.(«Якты юл» газетасы)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International