ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Боерган мәктәбендә математика укытучыларының семинары үтте. Семинар эшчәнлегендә Яр Чаллы мәктәбенең 58 мәктәптән фән укытучысы Габдрахманова З.Ф.катнашты.

18
октябрь, 2013 ел
җомга

11 октябрь, җомга көнне, район мөхтәсибәте, мәдәният бүлеге белән бергә, Калмаш авылы мәдәният йортында мөнәҗәтләр фестивале үткәрде. 

Мерәс авылының “Салават күпере» балалар бакчасы  һәм  авыл  китапханәсе  тәрәзәләрен  алыштырырга иганәчелек ярдәмен күрсәткән - Яр Чаллыда эшләүче Ринат Сафига(оешма “Ринкам” ҖЧҖ), эшмәкәр Айрат Мәрдәншинга ( Яр Чаллының “РИО“ оешмасы) балалар  , әти-әниләр    исеменнән рәхмәт белдерә   балалар   бакчасы  мөдире  Фәридә Әшрәфуллина.

Район мәктәпләре "Наркотикларсыз яшәү" акциясе кысаларында күп   төрле чаралар уздыралар. Чараларда    район шифаханәсеннән белгечлә,прокуратура хезмәткәрләре  катнаша. Мәктәпләрдә үткән чаралар турында кыскача гына мәгълүматлар бирәбез.

 

 Княз мәктәбендә  , 250 ата-ана балаларына  кислород коктеле аша  сәламәтлекне   ногытуны хуплады.

Россиядә  унбишенче тапкыр үткәрелгән “Алтын көз“ агросәнәгать күргәзмәсендә “Чаллы-Бройлер“ җәмгыяте дә катнашты. Әлеге чарада Россия Федерациясенең 61 субъектыннан һәм 25 чит илдән 2500 предприятие үз продукциясен тәкъдим итте. “Чаллы-Бройлер“ның ун төрле продукты Россия агросәнәгать күргәзмәсендә алтын медальгә лаек булды.

Сингапур программасы буенча укулар дәвам итә.Уку 14,15 октябрь көннәрендә Круглое Поле мәктәпбендә  Мәләкәс мәктәбе укытучылары белән берлектә үтте.

17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
16 октябрь көнне  районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең утырышы булды . Аны район башлыгы  урынбасары Ахметова Люция Хаковна  алып барды. Утырышта балигъ яшенә җитмәгән балаларга кагылган күпкырлы мәсьәләләр каралды.
12 октябрь көнне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнә багышланган II – районкүләм спартакиада узды. Анда 8 хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре катнашты.Аркан  тартышу, шахмат-шашка ярышлары,  көрәш,гир күтәрү,теннис буенча ярышлар үтте.Ярышлар буенча җиңүчеләр билгеләнелде.

 Тукай районында   барлыгы 36 687 кеше яши, шуларның 667се – миграция исәбенә алынган чит ил гражданнары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International