ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
27 апрельдә, шимбә көнне, 9.00дан 10.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогинаның ярдәмчесе Татьяна Михайловна Гавадзина сайлаучыларны кабул итә.
“Чаллы яшелчәсе” хуҗалыгында язгы кыр эшләре бүген тулы куәтенә дәвам итә. Эшнең торышы белән танышу өчен без хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов белән басуларга чыктык.
Башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә, 25 апрельдән 15 майга кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
Яр Чаллы шәһәрендә дә агросәнәгать паркы төзеләчәк. Бу турыда район Советының егерме беренче утырышында ТРның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры А. Хамаев хәбәр итте.
РФ Президенты В. Путинның 2012 елның 10 июнендә басылып чыккан 805нче номерлы Указы нигезендә, 21 апрель җирле үзидарә органнары көне буларак билгеләнде. Бу дата быел беренче тапкыр билгеләп үтелде.
– Республика буенча язгы кыр эшләренең күп өлеше ун көн эчендә башкарылырга тиеш. Чәчүнең оешкан төстә, тиз үтүе безнең өчен бик мөһим, – дип белдерде 21 апрельдә, якшәмбе көнне, Министрлар Кабинетында үткән видеокиңәшмәдә ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

22
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
Районыбыз савучылары кышлатуны уңышлы төгәлләп, малларны җәйге лагерьларга күчерүгә әзерләнәләр. Хәзер һәркайда ферма тирәләрен, абзарларны чистарту башланды.
Бөек шагыйрь Тукаебызның дөньядан китүенә 100 ел тула. Тулы бер гасыр, без исә бүген дә аның мирасы, аның рухы белән яшибез. Районыбызда Тукай көннәрен зурлап билгеләп үтү матур гадәткә әверелде.
19 апрельдә Тукай муниципаль районы Советының егерме беренче утырышы узды.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быелның 17 апреленнән “2012-2014 елларда республикада крестьян (фермер) хуҗалыклары нигезендә терлекчелек гаилә фермаларын үстерү” программасында катнашу өчен сайлап алу бәйгесе игълан итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International