ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2020 ел
сишәмбе

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе А.В. Бугаевның 2020 елда «Таврида – АРТ» (алга таба – Фестиваль) иҗади берләшмәләр фестивален үткәрү турында 3.08.2020 ел, АБ/4023-05 санлы хаты нигезендә 2020 елда фестивальнең 2020 елда 2-6 сентябрендә онлайн - һәм офлайн-форматта уздырылуы турында хәбәр итәбез.

«Балкыш» («Сияние») ветераннары арасында Бөек Ватан сугышында совет халкы Җиңүенең 75 еллыгына һәм Т АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган үзешчән башкаручылар фестиваленең VI республика фестивале лауреатлары гала-концерты 2020 елның 20 августында 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы рәсми бергәлегенең «В Контакте» (ltps:llvk.comnashtatarstan) социаль челтәрендәге битендә онлайн-трансляция форматында була.

 

2020 елның 19 августына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлеге эшләтеп җибәреләчәк.

2020 елның 30 августыннан 10 сентябренә кадәр эфирда Россиянең иң инновацион төбәге тәҗрибәсе турында масштаблы онлайн-чара һәм партнерлар һәм экспертлар белән аралашу өчен коммуникацион платформа барачак. 

Татарстанда яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” дигән уникенче республика телевизион конкурсы башланды. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК. 

Боерган авыл җирлегендә матур тормыш юлы узып, бүген 90 яшен тутыручы өлкәннәребез байтак. Июль аенда Колыш авылыннан Фаянур Ханнанова, Таулар авылыннан Мәгърифә Таҗетдинова, Боерганнан Тәгъзимә Әхмәтоваларны олуг юбилейлары белән котладык. Аларга Россия Президентының котлау открыткасы тапшырылды, истәлеккә бүләкләр бирелде

Бу акциянең максаты- ярдәмгә мохтаҗ, авыр хәлле балаларга ярдәм күрсәтергә оешма-предприятияләрнең һәм халыкның игътибарын җәлеп итү.

Бөек Ватан сугышы тарихы турында 25 сорауга җавап бирегез — белемнәрне тикшерегез һәм яңаларын алачаксыз.

    2020 нче елның 14 августында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гулия Миннекаева «Экстремизм-терроризмга каршы профилактик эш» темасына төркемле дәрес үткәрде. 

 10 нчы август 2020 нче ел «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә»  «Бала табуга психологик әзерлек» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча онлайн гамәли дәрес үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International