ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2020 ел
дүшәмбе

Физкультурачылар көне-Россиядә августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә торган бәйрәм  


7
август, 2020 ел
җомга


Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 8 августында төнлә һәм көндез урыны белән яшен һәм төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казан шәһәре буенча урыны белән 18 метрга кадәр, төнлә яшен).

 

 

«Сәламәт булыйк!» проекты һәм  «Ярдәм янәшә. Помощь рядом» хәрәкәте искә төшерәләр – коронавирус әлегә беркая да китми, шуңа күрә битлекләрне көз көне дә кияргә туры киләчәк.

 

 Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан 2020 елның 29 июленнән 12 августына кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы һәм яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелә.
 

1 июльдә «Ргокадралар» Бөтенроссия проектының II сезоны старт алды.


6
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ветераннар һәм пенсионерлар арасында үткәрелә торган традицион «Балкыш» республика фестивале коронавирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмау өчен үзенчәлекле форматта уза. Алтынчы республика фестиваленең икенче турына узган талантлы район үзешчәннәренең чыгышларын башкалабыз Казаннан килеп видеога яздырып алдылар.

Универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасы кысаларында Тукай районында тагын бер универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. Гомумән, әлеге программа эшли башлаганнан бирле мондый мәйданчыклар 13 җирлектә барлыкка килде.

Әледән-әле килеп яуган яңгырлар район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә урып-җыюны тулы көчкә алып барырга мөмкинлек бирми. Аз гына кояш чыккан арада игенчеләр кырларга ашыга.

Күмәк тырышлык белән бүгенге көндә район буенча 5 меңнән артык гектар мәйданда ашлык суктырылды. Бу барлык мәйданның 12 проценты. Район буенча уртача уңыш – 42,1 центнер. Әлегә көзге бодайдан иң югары уңыш «Кама» агрофирмасында.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 7 августында төнлә, көндез һәм кич белән урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә: кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, көндез һәм кич белән секундына 23 метрга кадәр, көндез һәм кич белән аерым районнарда көчле яңгыр һәм яшен.

 

2020 елның 12-13 августында Татарстан Республикасы Биектау районының Урманчы бистәсе территориясендә " Авыл кешеләр өчен. Авылда яшьләрнең гражданлык активлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән» палаткалы лагерь форматында белем бирү программасы үткәрелә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International