Шахмат уеннарын яратучылар һәм шахмат турнирында актив катнашучы пенсионерлар -Беспалов Владимир Матвеевич һәм Крылов Александр Геннадьевич, Крылов Александр Геннадьевич өендэ шахмат уйнады
2020 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен һәм кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә, урыны белән көчле яңгыр, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан көтелә.
Тукай муниципаль районы буенча кыр эшләре турында мэглумат 20.07.2020 г
Тукай районы хуҗалыкларында сөт буенча оператив мәгълүмат (20.04.2020 ел)
❗ 15 июльдән Татарстанда урманнарга транспорт чаралары белэн керү өчен чикләү кертелде. Тыю 21 календарь көне дәвам итәчәк.
Урып-җыю кампаниясе башланырга санаулы көннәр калды. Район игенчеләре аңа җитди әзерләнәләр.
Хуҗалыкларда урып-җыю техникасының әзерлеген тикшерделәр. Район башлыгы Фаил Камаев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Фәрит Хәкимов һәм Ростехнадзор белгечләре кергән комиссия комбайннарны карап чыктылар һәм аларның әзерлеген бәяләделәр.
2020 елның 15 июлендә, җәйге каникуллар вакытында, балалар «Патриот»хәрби дан музеенда булдылар. Балалар экскурсоводны зур кызыксыну белән тыңладылар, ул балаларга якташларыбызның Ватанны саклаулары, сугыш вакытында фронтка ничек ярдәм итүләре, яралы сугышчыларны ничек дәвалаулары турында сөйләде.
2020 елның 15 нче июлендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Альбина Тарынчева тарафыннан «SAND-PLAY» гамәли психологиясе технологиясен гамәлгә ашыру кысасында «Комда эзләр» темасына индивидуаль дәрес үткәрелде.
Дәрес психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә, тактик сизгерлекне үстерүгә, уңай эмоциональ халәт булдыруга, үз хис-кичерешләренең актив һәм ирекле чагылышына, комнан төзелгән корылмаларда кәефләренә юнәлтелгән иде.
Урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтү:
2020 елның 16 июленнән 22 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 сыйныф).
2020 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, янгыр вакытында җилнен тизлеге 15-20 м/с га кадәр, урыны белән 23 м/с га кадәр, аерым районнарда боз явуы мөмкин.
М-12 Мәскәү – Түбән Новгород-Казан автомобиль юлы төзелеше башланды, гомуми озынлыгы 794 км. Аның буенча Казаннан Мәскәүгә кадәр 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак.