ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында цифрлы технологияләр нигезендә Татарстан фермерларының азык-төлек продукциясен сату системасын үстерү планлаштырыла. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, Татарстанның Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге, фермер хуҗалыклары вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак. 

1 апрельдән 31 майга кадәр уздырылган санитар-экологик икеайлык кысаларында, ТР Министрлар Кабинеты кабул иткән карар нигезендә, «Татарстан Республикасында иң төзек һәм чиста торак пункт» бәйгесе игълан ителде һәм июньнең беренче атнасында икеайлыкта башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Шул исәптән безнең районда да. Икеайлык чорында авыл җирлекләрендә урамнар, шәхси хуҗалыкларның ишегаллары һәм ихаталар, юл буйлары, оешма-предприятиеләрнең тирә-юне, зиратлар, урман-кыр полосалары, чишмә һәм елга буйлары чүп-чардан арындырылды һәм шәхси хуҗалыкларның капка төпләрендә аунап яткан төзелеш материаллары, төрле техника тиешле урынга куелды. Райондагы 23 авыл җирлегендә дә байтак эш башкарылды. Шушы хакта муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров белән сөйләшәбез. 

РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү төп тавыш бирү көненә кадәр 6 көн кала башлана   һәм ул 25-30 июньдә узачак.

12 июнь-Россия көне.  2020 елның 10 июнендә, әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә, Татарстан поселогы үзәгендә «Триколор»дип исемләнгән гражданлык – патриотик акция әзерләделәр һәм үткәрделәр.


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

«Укуны ярату — тормышта котылгысыз сәгатьләрне алмаштыра , зур ләззәт бирә»

Мәгарифнең өстенлекле юнәлеш булуын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бер генә мәртәбә ассызыкламады: «Мәгариф чыгымнары – ул дәүләтнең социаль бурычы гына түгел. Әлеге чыгымнар - югары нәтиҗә көтелгән киләчәккә инвестиция. Мәгариф өлкәсе республикада һәрвакытта да аерым игътибар үзәгендә торды», - дип басым ясый Президент. 

 

Әлеге ярдәм чарасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча татарстанлыларның коронавирус пандемиясеннән аеруча зыян күргән кешеләр өчен кертелгән.

Акциягә волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр дә кушылды.

 Бу риторик мәсьәләне коронавирус пандемиясенә дә кертергә була. Безнең тормыш, һичшиксез, бик катлаулы чорда яшәү шартлары теләсә кайсы вакытта үзгәрә алуын һәм безгә сыгылмалы булырга, үзгәрә белергә кирәклеген күрсәтте. 

12 июньдә бөтен ил дәүләт бәйрәме-Россия көнен билгеләп үтә, ул илдә иң «яшь» бәйрәмнәрнең берсе. 10 июнь көнне Татарстан авыл китапханәсендә әлеге бәйрәм уңаеннан "Гүзәл Син, минем Россия" дигән китап күзәтү оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International