Княз мәдәният йортының «Умырзая» бию ансамбле (җитәкчеләре Межуева Марина Александровна, Тартаринова Александра Дмитриевна) XIV халыкара «Азов дулкыны – 2020 " сәхнә сәнгате фестиваль – конкурсында катнаштылар
Татарстанда мәгарифне үстерү программасы ничек тормышка ашырыла - шул турыда безнең инфографикада карагыз.
#ТАССРның 100 еллыгы
Бүген,Тукай районының 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 4.200 баласы 10 мең сум күләмендә акча алган,бу турыда Пенсия фондының районара Идарәсе хәбәр итә.
Беренче көнгә түләнгән гомуми сумма 40 млн. сумнан артык тәшкил итте.
2020 нче елның 1 нче июнендә, Княз мәдәният йортында хезмәткәрләр Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Балачак якты планета» дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрделәр.
Пенсия фонды Идарәсе хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Чаллының 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 90 меңнән артык баласы 10 мең сум күләмендә акча алган. ТР буенча 435.700 бала)
Беренче көнгә түләнгән гомуми сумма 900 млн. сумнан артык тәшкил иткән.
Бүген танылган шагыйрь, фронтовик язучы, хикәяче һәм романист, публицист һәм драматург Нәби Дәүлинең тууына 110 ел тула. Бу дата уңаеннан Татарстан авыл китапханәсендә «Тормыш һәм үлем арасында " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Җәйнең беренче көнендә Татарстан авыл китапханәсендә "Җәй китап белән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
«Кама» агрофирмасы һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда чәчүлекләрнең торышы һәм терлек азыгы әзерләү турында сөйләштеләр. «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов: «Ел уңышлы килә. Һава температурасы да, явым-төшемнәр дә безнең файдага. Арпа тармаклана башлады, бодайда башлангыч чор. Соңгы яуган яңгырлар һәм көннең кызу торуы да уңай. Яз, иртә килсә дә, салкынча булды. Димәк, чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртүне ике кат башкарасы була», – диде.
Бәйрәм белән! Балалар яклау көне белән!Безнең балалар һәрвакыт елмаешып торсын, бәхетле булсыннар һәм, иң мөһиме, сәламәт булсыннар