2020 елның 25 маеннан 8 июненә кадәр «instagram» социаль челтәренең @odmsit_tykaevskiy (яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге)аккаунтында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Тарих эзләреннән " онлайн-квиз уза
2020 елның мартында Татарстан Республикасы Конституция суды «Конституция балалар күзлегеннән»дигән балалар рәсеме конкурсы игълан итте. Анда бөтен Татарстаннан, шул исәптән Тукай муниципаль районының урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары да катнашты
Кенәз авыл җирлегендә бүген, 28 май көнне, Чик сакчылары көненә багышланган «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый» дип исемләнгән һәйкәл янында тантаналы митинг узды. Митингта чик буе гаскәрләренең ветераннары, авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советы, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан азык әзерләү мәсьәләсе буенча семинарны Фаил Камаев «КАМА» агрофирмасында һәм «Сәйдәш исемендәге АХП» ҖЧҖендә уздырды, анда шулай ук районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре дә катнашты.
Социаль контракт – аз керемле гражданнар белән халыкны социаль яклау органы арасында аңа һәм аның гаиләсенә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында килешү.«Социаль ярдәм ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 2 сентябрендә кабул ителгән «Татарстан Республикасында дәүләттән социаль ярдәм күрсәтү турында, шул исәптән социаль контракт нигезендә» дип аталган 635нче карары кысаларында бирелә.
СССР Югары Советы Президиумының 1971 елның 8 апрелендәге Указы белән авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүдә һәм дәүләткә игенчелек һәм терлекчелек продуктларын сатуның биш еллык планын үтәүдә ирешкән уңышлары өчен Таҗиева Миннесәгыйрә Таҗи кызына Социалистик Хезмәт Герое исеме, Ленин ордены һәм «Серп и Молот»алтын медале тапшырыла.
ТАССРның атказанган терлекчесе (1985). Ленин ордены, СССР ВДНХсының алтын һәм бронза медальләре белән бүләкләнә.
Республиканың Хезмәт даны юбилей китабына (1970) һәм 1941-1945 еллардагы Җиңүнең 40 еллыгы (1985) хөрмәтенә мактау китабына кертелгән.
Без хәтерлибез! Без горурланабыз!
«Татарстан АССРга 100 ел» дигән сертификатның чираттагысы «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Минталип Миңне-хановка бирелде.
Тулырак: http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/byrm-blkle-bula
2020 елның 28 маенда начар метеорологик күренешләр фаразланмый.
Туган көнең белән, газиз республикам Татарстан!
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга 5 һәм 10 мең сум акча түләүгә Татарстанда 770 меңнән артык бала дәгъва итә, дип хәбәр итә. Алар арасында 3 яшькә кадәрге 136 мең бала һәм 3тән 16 яшькә кадәрге 640 меңнән артык бала бар.