Коронавирус инфекциясе таралуга каршы катгый чаралар күрелсә дә, кызганычка каршы, дөнья һәм ил күләмендә авыручылар саны арта бара. Россия Президенты Владимир Путин бу шартларда халыкны җаваплы һәм сабыр булырга чакырды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та халыкның сәламәтлеген саклауны, социаль гарантияләр үтәлешен аерым контрольдә тота.
Тукай районы ГХАТ бүлеге гаилә кору буенча үз эшен туктатмый. Нияз һәм Алинә, карантинга карамастан, үзләренең никахларын теркәделәр. Киләсе атнада язылышырга теләүчеләр 5 пар шулай ук үз карарларын гамәлдән чыгармады.
30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән запрос буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк
2020 елның 26 марты-18 сәгатьтән 27 мартның 18 сәгатенә кадәр метеорологик фараз
Коронавирус таралуга юл куймас өчен, Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтләрендә кешеләрнең күп җыелуын булдырмас өчен, Пенсия фонды идарәсе Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен электрон рәвештә Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша алу мөмкинлеге турында искә төшерә www.pfrf.ru
2020 елның 26 мартында Тукай районы район башлыгының урынбасары Р.И. Закиров рәислегендә наркотикларга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Бүген,мәскәү вакыты белән 19: 00 сәгатьтә Ришат Төхвәтуллиннын онлайн-концертын карарга онытмагыз
Биклән авылы герое Әхмәтсаһир Әхмәтвәли улы Әхмәтвәлиев турында( 05.03.1926-13.04.2005)
Яллар шимбә 28 марттан якшәмбе 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
"Без дөньяда коронавирус эпидемиясе белән вәзгыятьнең кискен үсүен күрәбез. Күп кенә илләрдә авырулар саны арта бара. Бөтен дөнья икътисады уңышсызлыкка дучар булды. Хәзер авыруның тиз таралуына юл куймау бик мөһим. Шуңа күрә киләсе атнаны, хезмәт хакын саклап калу шарты белән, эшләми торган атна итеп игълан итәм", - дип белдерде Владимир Путин.
Тормыш белән тәэмин итү структуралары, аерым алганда, медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибетләр, банклар, транспорт, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары эшләвен дәвам итәчәк, дип ачыклык кертте В.Путин.
Коронавирус шартларында бизнеска дәүләтнең нинди ярдәм чаралары гарантияләвен бел.