Биклән авылы герое Әхмәтсаһир Әхмәтвәли улы Әхмәтвәлиев турында

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Биклән авылы герое Әхмәтсаһир Әхмәтвәли улы Әхмәтвәлиев турында 

Әхмәтвәлиев Әхмәтсаһир Әхмәтвәли улы ТАССРның Яр Чаллы районы Биклән авылында күп балалы крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Гражданнар сугышы инвалиды булган. Биклән мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлый. Аны 1943 елның ноябрендә сугышка алалар, ул чакта ук инде өч бертуган Нургали, Сәгыйдулла, Нурулла кулларына корал тотып, совет Ватаныбызның азатлыгын, намусын һәм бәйсезлеген фашистларга ябылу куркынычыннан яклыйлар. Ул Ленинградның 352 укчы полкында хезмәт итә. 1945 елның 9 августыннан 352 укчы полкы составында Япония белән сугышта катнаша һәм «Японияне җиңгән өчен» медале, Жуков медале белән бүләкләнә. 1985 елның 11 мартында 2нче  дәрәҗә Ватан сугышы ордены  белән бүләкләнә. Сугыштан соң Чкалов исемендәге колхозда бригадир булып эшли.  Эш дәверендә берничә тапкыр Чаллы район халык судының халык утырышчысы итеп сайлана. Хезмәттәге югары күрсәткечләргә өчен күп тапкырлар Мактау грамоталарына лаек була. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International