ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

2019 елның 6 февралендә Сакланыла торган селекция казанышларының дәүләт реестрында Татар токымлы атларга патент теркәлде. Татар атларының феноменаль чыдамлыгын, бертуктаусыз 7-8 сәгать хәрәкәт итә алуларын һәм 100-120 км ара уза алуларын Россия иппология фәне дә билгеләп үтә, тагын андый атларның тудыру сәләтенең югары булуын, эссегә һәм салкынга чыдамлыгын да әйтеп китәргә кирәк.

 

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм әлеге тармак ветераннары!
Сезне йөрәктәге иң җылы хисләр аша һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Яз фасылы әйләнә-тирә дөньяны ничек үзгәртсә, мәдәният тә кешене нәкъ шулай ук рухландыра, аның күңелендәге иң яхшы сыйфатларны һәм иҗади мөмкинлекләрне уята. Нәкъ менә сезнең күп көч таләп итүче көндәлек хезмәтегез рухият, әхлакый хакыйкать һәм матурлык башлангычын саклап калуда ярдәм итә. 


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Әҗмәкәй авылында "Демография"милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган,  140 урынга исәпләнгән төзелеп килүче   мәктәпкәчә белем бирү оешмасына   исем  сайлау бара. 

 Тавыш бирү бу елның 30  апрельгә  кадәр дәвам итәчәк

 

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге искә төшерә: эшкә сәләтсез гражданны караган эшләмәүче граждан ай саен компенсация түләвен рәсмиләштерә ала. Мондый түләү күләме 1200 сум тәшкил итә, ул хезмәткә сәләтсез гражданга билгеләнгән пенсия белән бергә түләнә.

25нче март көненә Һава торышы  буенча оператив фараз  

Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча, 10 ел эчендә Татарстанда тормышның барлык өлкәләрендә дә 100  программа һәм проект гамәлгә ашырылган.  

2019 елның 5-6 июнь көннәрендә Щучинск шәһәрендә (Казахстан Республикасы) узган Совет утырышы барышында 2020 елда Казан шәһәрендә(Россия Федерациясе )БДБ (Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге) илләренең беренче уеннарын (Россия Федерациясе) уздыру турында   Карар кабул ителде.Уеннарда катнашу өчен 30 апрельгә чаклы анкета тутырырга һәм сайтта гариза бирергә кирәк https://volunteers.dspkazan.com/ 

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан «Хәтер юлы» (алга таба – Акция) акциясе гамәлгә ашырыла.

2020 елның 27 мартында район Советының XXXX нчы утырышы уза ,башлана сәгать 10да

Авыл җирендә белгечләр җитми. Авыл хуҗалыгы гына түгел, мәгариф, медицина тармаклары да кытлык кичерә. Эшче кадрларга ихтыяҗ арта. Авылларга яшьләрне җәлеп итү, белгечләр әзерләү мәсьәләсе җыелышларда да күтәрелә. Шушы проблеманы хәл итү юллары эзләнә. Билгеле, беренче чиратта мәгарифкә өмет баглана, чөнки һөнәр сайлауда, әти-әниләрдән кала, мәктәпнең роле зур. Тукай районы мәгариф учреждениеләрендә профориентация эше, бу юнәлештәге яңалыклар турында район мәгариф бүлеге башлыгы Наил Габдуллин белән сөйләштек. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International