Язгы чәчүгә әзерлек кысаларында район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлама әзерләү дәвам итә. Бүгенгә 1 гектар чәчүлек мәйданга 63,7 кг тәэсир итүче матдә туры килә. Бу 12442тонна ашлама дигән сүз. Соңгы атнада гына 500 тонна ашлама сатып алынды.
Район авыл хуҗалыкларында сөт тапшыру буенча оператив белешмә
Һава торышы буенча оператив фараз 16.03.2020
Татарстан авыл китапханәсендә "БиблиоОстрова" эшли
Бушлай онлайн-лекцияләрдә катнашу мөмкинлеге бар
Бөек җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләрен тапшыру-узган ял көннәрендә Тукай районында үткән иң дулкынландыргыч һәм истәлекле вакыйгаларның берсе булды.
Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев кулыннан истәлекле юбилей медальләрен безнең район территориясендә яшәүче 9 ветеран һәм тыл хезмәтчәне алды,
15 март көнне Бордыбаш авылында яшәүче тыл ветераны Гәүһәрия Әхмәт кызы Зарифуллинага 90 яшь тулды.
Начар метеорологик күренешләр: 14 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2020 елның 13 мартында Татарстан бистәсе үзәгендә яшьләр арасында наркомания таралуны кисәтү, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан наркотикларга каршы акция үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм волонтерлар «бердәм ышаныч телефоны» буклетлары һәм Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтләрнең телефон номерлары язылган визиткалар тараттылар.
8 март Халыкара хатын-кызлар һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 6 нчы март көнне Тукай районы «Шәфкать» үзәге белгечләре Круглое Поле урта мәктәбе укучылары белән берлектә тыл хезмәтчәне Гималиева Зөләйха Сәгыйт кызын һәм Маслова Анастасия Павловнаны котладылар.