ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2020 ел
җомга

Район Советының 39нчы утырышы үтте. Аның эшендә ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов катнаштылар.  Көн тәртибенә бер сорау – Тукай муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисадый үсеше һәм 2020 елга бурычлар кертелгән иде. Район башлыгы Фаил Камаев үз чыгышында иң актуаль мәсьәләләргә кагылды.  

2020 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы буенча «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге, Россия Пенсия фонды Идарәсе, «Россия пенсионерлары берлеге» җирле бүлекчәсе һәм Яр Чаллы шәһәренең Физик культура һәм спорт идарәсе ярдәме белән Татарстан Республикасы пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча зона ярышлары узды.
 Ярышларда Актаныш, Минзәлә, Тукай, Мөслим районнары һәм Яр Чаллы шәһәреннән 5 команда катнашты

Пенсионерлар арасында шахмат-шашка ярышлары нәтиҗәләре түбәндәгечә бүленде:: 
Минзәлә районы командасы бронза призерлары булды, 
Тукай районы командасына бәхет күбрәк елмайды – икенче урынны яуладылар 
Яр Чаллы командасы ярышларның чемпионнары булды.

 
Анда җирлек башлыгы, укытучылар, Әфган сугыш хәрәкәтләре ветераннары катнашты. Укучылар һәйкәл янында чәчәкләр куйдылар, бер минут тынлык белән искә алдылар.
Зинһар өчен сайт 

 Иске Абдул авылының «Гиндукуш» музеенда тантаналы чара узачак.   Башлана 10: 00 сәгатьтә.

 Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев районда бара торган төзелеш   объектларында  булды булып кайттылар


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән очрашты.  

Тукай муниципаль район Советының утыз тугызынчы утырышы узды

Рус әдәбияты буенча олимпиаданың региональ этабында Борды мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Чернов  Валентинны призлы урынга ия булды

«Ел укытучысы-2020» һәм Иң яхшы татар теле укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының зона туры 2020 елның 5 февралендә Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе базасында узды. Безнең районнан Комсомол урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Галиуллина Айсылу Сабит кызы, Яңа поселогы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Әхмәтсафина Наталья Евгеньевна, Калмия төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрхетдинова Гөлназ Фәрит кызы, «Педагогик дебют» номинациясендә Комсомол мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Семиволкова Юлия Виктор кызы көч сынашты.  

Район халкы түземсезлек белән көтеп алган «Йолдызлы чәкчәк – Тукай чәкчәге» бәйгесенең сайлап алу турлары үтте.Ул ике җирлектә – Боерганда һәм Бордыда узды. Бәйгедә барлыгы 24 оста катнашты 
Бәйгенең югары әзерлек белән үтүе очраклы гына да түгел, чөнки быел ул ТАССРның 100 еллыгына багышлап оештырыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International