ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

27гыйнвар көнне  узган киңәшмәдә Тукай районы Башлыгы Фаил Камаев информатика укытучыларына ЦЭТВГА күчүдә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм мактау кәгазьләре тапшырды 

Мусабай-Завод урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Камилә Вилданова татар  тел буенча республика олимпиадасында призлы урын яулады 

Кече Шилнә җирлегенең отчет җыелышына һәрвакыттагыча халык күп җыелды. Җирлек башлыгы Гадел Даутов 2019 елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Шулай ук, бу елга планнар белән уртаклашты. Алар, узган елдагыча бик күләмле. Халыкның да сораулары аз булмады. Алар, нигездә, инфраструктура – газ, су, ут, юллар белән тәэмин итүгә кагылышлы. Гаугалы тема да яңгырады – учредительләре тарафыннан алданган «Усадьба» коммерцияле булмаган дача партнерлыгында яшәүчеләр бирегә гаделлек һәм ярдәм эзләп килгәннәр. Очрашуда район башлыгы Фаил Камаев, ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов да катнашты. Алар бергәләп райондагы иң эре авыл җирлегендә яшәүчеләр белән аралаштылар. 

Район инвалидлар җәмгыяте каршында эшләүче «Изгелек кыл» хәйрия фондының чираттагы утырышы узды. Көн үзәгендә – узган комиссия утырышы карарларының үтәлеше. Шулай ук утырышта хәйрия фондына кергән акчаларны максатчан файдалану буенча райондашлардан килеп ирешкән дүрт гариза каралды.  

2020 елның 1 февралендә «Патриот» хәрби дан музеенда Россия Хәрби дан көне кысаларында Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләренең Совет гаскәрләренең тар-мар ителүенә (1943 ел) багышланган«Какшамас Сталинград!"дигэн   чара узды.


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Пенсия фонды Идарәсе 1 февральдән айлык акчалата түләү (ЕДВ) 3% ка индексацияләнә, дип искәртә. Ай саен акчалата түләү белән беррәттән, бушлай дару алу, санаторий-курорт дәвалавы, шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту хокукы кебек социаль хезмәтләр җыелмасы да бер тапкыр бирелә.

 2020 нче елның 28 нче гыйнварында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Айгөл Сәлимова Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре» дигән чара кысаларында «Әниен белән мактан» күнегүе үткәрде.

            

 

2020 нче елның 30 нчы гыйнварында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Шакирова Римма һәм Сәлимова Айгөл тарафыннан "Куркыныч төшү"дигән чара уздырды 

  Әҗмәкәй авыл җирлеге  Яңа поселогында гражданнар җыелышы булып узды.


2020 нче елның 29 нчы гыйнварында Кнәз мәдәният йортында Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган  "Батырлык, Батырлыка дан турында...» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы узды.      Анда башлангыч сыйныфлардан 15 укучы катнашты.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International