ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

 Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары 2020 елның 25 гыйнварында Әҗмәкәй авыл җирлегенең Яңа поселогы  урман массивында узачак.

 

2020 елның 2 мартына кадәр эш бирүчеләргә Пенсия фондына 2019 елда хезмәт яки граждан-хокукый килешү буенча эш башкарган барлык хезмәткәрләр буенча мәгълүмат тапшырырга кирәк.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

ТАССР ның 100-еллыгына багышланган"Чәчәк ат минем Татарстаным" дип аталган тантаналы чара узды.

Татарстанда  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре 2020  ел  уңышы  өчен минераль ашламалар  сатып  алуга  бюджет акчалары  алырга  мөмкин.   Бу  акчаларны  бер  гектар  чәчүлеккә  кимендә  35 кг минераль ашламалар  туплаган хуҗалыклар алырга  мөмкин.  

2019 ел район терлекчелеге елъязмасына отышлы елларның берсе булып кереп калыр, чөнки узган елда терлекчеләребез шактый уңай нәтиҗәләргә иреште.  Моны дәлилләүче саннарны дүшәмбе көнне район хакимиятендә үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Гарипова җиткерде.  

19 гыйнвар православие календаре буенча – олы бәйрәм – качману көне. Ул христиан диненең мөһим вакыйгаларының берсе. Качману 19 гыйнвар көненә туры килә. Барлык гыйбадәтханәләрдә һәм чуму өчен әзерләнгән сулыкларда, бәкеләрдә суны изгеләндерәләр. Качмануның төп йоласы – сулыкларда, бәкеләрдә чумыну – су коену.  Бу халык традициясен башкарганда саклык чараларын күрү сорала. Качману йоласын үткәрү өчен район җирлегендә кайсы урыннарда сулыклар, бәкеләр әзерләнүе һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү хакында Россия Гадәттән Тыш Хәлләр Министрлыгының Татарстан республикасы буенча кече суднолар дәүләт инспекциясенең Яр Чаллы шәһәрендәге үзәге инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Нугуманов сөйләде. 

Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән килә. Кемгәдер Аллаһы Тәгалә күпләп акыл-талант, кемгәдер искиткеч кыяфәт, кемгәдер ул мулдан лидерлык сыйфатларын бирә. Шушы сыйфатларның берьюлы барысын да үзендә туплаган кешеләр дә бар. Районыбызда танылган шәхес, «Ярыш» җаваплылыгы чикле җәмгыяте җитәкчесе Рәсим Мансур улы Шәйхаттаров шундыйлардан. Дистә еллар инде аның һәр көне иртә таңнан аягына итек киеп, басу-кырларны әйләнеп кайтудан башлана. Шундый олы хуҗалык белән җитәкчелек иткәч, әлбәттә инде, син башкалардан алдарак йөрергә, барысын да белеп, үз күзләрең белән күреп торырга тиеш, ди ул. Эшне оештыра белү, кешеләр күңеленә юл табу – шулдыр ул лидер кешенең мөһим сыйфатлары. Юкка гына аның турында яратып, Җир улы ул, димиләр.

2020 елның 17 гыйнварында Яңа поселогы базасында «Кыш Бабай призына " чаңгы туризмы буенча район ярышлары узды.Ярышларда Тукай муниципаль районы «ЦВР» МБМУнең туризм буенча берләшмәсендә  шөгелләнүче 7 команда катнашты.

Кнәз авылының Могҗизалар тудыручы изге Николай храмында Хач ману бәйрәме уңаеннан илаһи литургия узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International