ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2020 ел
җомга

    Имам  Фәхретдин улын 90 яшьлек юбилее беләнТукай муниципаль районы Башлыгы урынбасары   Рөстәм  Закиров   котлады

Новотроицкое авылында районның төп чыршысы кабынды бәйрәмдә Кыш Бабай һәм Кар кызы, күпсанлы тамашачылар катнашты. Район башлыгы Фаил Камаев барысын да Яңа ел белән котлады. Авыл җирлекләре арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңүчеләрне игълан итте. Беренче урында-Иске Абдул авыл җирлеге, икенчедә - Борды, өченчедә-Күзкәй авылы. 

 

2019 елның 30 декабрендә Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә мөмкинлекләре чикләнгән балалар яшәгән йортларда булдылар. Болар-Илсөяр Шәрәфиева, Даниил Кащеев, Данил Рәхмәтуллин, Карина Низамиева. Алар балаларны якынлашып килүче яңа 2020 ел белән котладылар һәм Яңа ел бүләкләре тапшыр

2019 елның 30 декабрендә Яңа ел алдыннан Князево авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен яңа ел чыршысын ачу тантанасы булып узды. Княз авыл җирлеге башлыгы Тамара Ивановна Белова, Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Гаяз улы Авзалов авыл халкын бәйрәм белән котлады. 

Россия Президенты Владимир Путинның 90 яшьлек юбилее белән котлавы һәм район башлыгы бүләкләрен тапшыру күптән күркәм традициягә әверелде.Мерәс авылында яшәүче Биҗан Хаертдин улы  Хәертдиновны Олы юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариев котлады. Аны котларга Калмаш һәм Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Р.Габдуллина һәм Р. Сафина да килгән иде. 

31 декабрьдә муниципаль район башлыгы  Фаил Камаев районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  житэкчесе белән берлектә "Сәйдәш" АХП ҖЧҖ хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

Тукай районы Яңа поселогы спорт мәктәбе базасында Кыш Бабай призына чаңгы ярышлары узды.


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Новотрицкое авылында уку алдынгылары,төрле чараларда актив катнашкан  балалар  катнашында Яңа ел чыршысы узды. Бәйрәмдә район башлыгы Фаил Камаев катнашты

  28 декабрь көнне Новотроицкое авылында Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды.

 
Хөрмәтле тукайлылар! Яңа ел – күңелләргә шатлык өләшүче, киләчәккә өмет һәм ышаныч уятучы иң яраткан бәйрәмебез. Якынлашып килүче 2020 ел һәркем өчен матур үзгәрешләр чоры булсын, һәр гаиләгә сәламәтлек, тынычлык, татулык, шатлык алып килсен! 

Район башлыгы, Совет рәисе Фаил КАМАЕВ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International