ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Республикада, Россиянең бар территориясендәге кебек, электрон ветеринария системасы гамәлдә. Ул – Меркурий системасы, авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең сыйфатын раслый торган белешмә кәгазе. Аннан башка сату рөхсәт ителми. Районның продукция җитештерүчеләре, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бу системага ике ел элек күчә башлады. Кош-корт, терлек итләре, сөт, йомырка hәм бал белән сәүдә итү «Меркурий» нигезендә алып барыла.  Әлеге системага карата фикерләрне без авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә өйрәндек.  

Чаңгы трассасы Яңа поселогында ачылды .  

Трассаны сынауда район хакимиятендә, бюджет оешмаларында эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, гомумән, кышкы спорт төрен яратучылар катнашты

90 яше тулганнарны котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшыру күптән күркәм традициягә әйләнде.Гильфанов Назиф Имам улын да олы юбилее белән    район Башкарма комитетының  социаль мәсәләләр буенча урынбасары И. Ш.Бариев  тәбрикләде  

Биклэн авылында гомер итүче,авылның  хөрмэтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Бәхтигареева  Мөнирә әбинең 95 яшьлек күркәм юбилее булып утте.  

18 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «Ел спортчысы-2019»тантаналы чарасы узды.

28 декабрь көнне «Акчарлак» йөзү бассейнында Тукай районы МБУнең"Спорт мәктәбе" йөзү буенча 2004-2012 елларда туган укучылар арасында Кыш Бабай призына ярышлар узды

24 декабрьдә ТР Спорт министрлыгының Актлар залында «спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры-2019»смотр – конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.  «Олимпия булмаган спорт төрләре» категориясендә билбау көрәше буенча тренер Марат Минтаһир улы  Мөхәмәдеев2 нче урынны алды. 

29 декабрь көнне Яңа поселогында «Тхэквондо» бүлекчәсе тәрбияләнүчеләре өчен «Күңелле стартлар» ярышлары булып узды. Җиңүчеләргә татлы бүләкләр тапшырылды.

2019 елның 21 декабрендә Бәтке урта мәктәбенең спорт залында грек-рим көрәше буенча спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар узды. Ярышларда 70 тән артык спортчы катнашты. Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

27 декабрьдә «Ак барс» Көрәш Сараенда 2019 ел йомгаклары буенча билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Иң яхшы спортчыларын, судьяларын, тренерларын һәм командаларын (районнарын) бүләкләү тантанасы булды. Бу чарада Илназ Рамазановка һәм тренер Марат Мөхәммәдиевкә уңышлары өчен Рәхмәт хаты тапшырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International