ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстанда авыл хуҗалыгына геймификацияләнгән инвестиция сервисы эшләнде

Киләсе  елда  Казанда  бик  мөһим вакыйга  - Авыл яшьләренең  халыкара    конгрессы  узачак. Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров хәбәр итте.    

2019 нчы елның 27 нче декабрендә Кече Шилнә урта мәктәбендә «ДЙАга уңышлы әзерләнү өчен нәтиҗәле белем бирү технологияләре» дигән темага рус теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды.

28.12.2019 Түбән Суыксу мәктәбе базасында «Математика буенча ДЙАга нәтиҗәле әзерлекне оештыру»темасына математика укытучыларының семинары узды.

2019 ел Тукай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм елы буларак игълан ителгән иде. Ел дәвамында район хакимиятендә авыл эшкуарларына дәүләт субсидияләрен алуда ярдәм итү буенча махсус комиссия эшләде. Ул авыл кешесенә кирәкле документларны тупларга ярдәм итү, проектларны яклау, гомумән, юридик хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнде. Ел азагында мондый үзара киңәшләшеп эшләүнең нәтиҗәсен күреп була. 18 гаилә 5 млн 800 мең сум күләмендә дәүләт субсидиясе алды. Бу ярдәм хисабына 18 кече ферма төзелде, киләчәктә савым сыерларның баш саны артуы көтелә. 

30 декабрь кэненэ Тукай муниципаль районы буенча авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат 

Район авыл хуҗалыкларында сөт җыеп тапшыру буенча оператив белешмә


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

Бу  хакта    Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров әйтте. Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  2019 елгы  “Яшь  профессионаллар” төбәк  чемпионатында  җиңүчеләрне  бүләкләү  тантанасы  узды.  

Яшьләрне сәламләү  сүзе  белән  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров чыгыш  ясады: «Сезнең  күбегез  өчен  бу  беренче  генә    чемпионат түгел  инде, тырыш  хезмәтегез  нәтиҗәсендә  сез  нәкъ  менә  быел  призерлар  булдыгыз.    Һичшиксез, бу  сезнең  өчен файдалы  тәҗрибә.  Бүген  һәр  предприятиедә  югары    квалификацияле  кадрлар  кирәк».

Татарстан  Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең район   һәм шәһәр бүлекләре башлыклары  18  яңа автомобильдән   ачкычлар  алдылар.    Аларны  тапшыру  тантанасы  Игенчеләр сарае янындагы  мәйданда  узды.   Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров һәм  Татарстан  Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе  башлыгы    Радик Зыятдинов катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International